Саба таңнары

Кыргый капитализмның нарасый корбаны

Узган атнаны бөтен илне тетрәткән хәбәр күрше Ульяновск өлкәсеннән килде: 27нче гыйнварга каршы төндә үз өйләрендә тыныч кына йоклап яткан бер гаиләгә тәрәзәдән яндыра торган шешә ыргытканнар. Нәтиҗәдә, кечкенә караватта яткан 2 яшьлек балага ут каба. Тәрәзә ватылган тавышка уянып киткән бабасы янгынны тиз арада сүндерергә өлгерә, алай да сабыйның...

Узган атнаны бөтен илне тетрәткән хәбәр күрше Ульяновск өлкәсеннән килде: 27нче гыйнварга каршы төндә үз өйләрендә тыныч кына йоклап яткан бер гаиләгә тәрәзәдән яндыра торган шешә ыргытканнар. Нәтиҗәдә, кечкенә караватта яткан 2 яшьлек балага ут каба. Тәрәзә ватылган тавышка уянып киткән бабасы янгынны тиз арада сүндерергә өлгерә, алай да сабыйның куллары, битләре (тәненең 8 проценты) һәм тын юллары пешә, хәзер малай хастаханәдә ята. Бабайның кулларына да уттан зыян килгән.

Баксаң, «Молотов коктейлен» бу йортка 44 яшьлек коллектор аткан, шул рәвешле теге малайның бабасын әҗәтен капларга күндермәкче булган. Һәрхәлдә, тикшерүчеләр шул версияне алга сөрә. Җинаять кылуда шикләнелгән Дмитрий Ермилов «кайнар эзләр буенча» кулга алынган инде. Ул 2 һәм аннан да күбрәк кешене үтермәкче булуда һәм чит мөлкәтне юкка чыгарырга ниятләүдә гаепләнә.

Оныгын югалта язган абый моннан бер ел элек «РосДеньги» микрофинанс оешмасында даруларга дип 4 мең сум акча алып торган. Өч айдан соң, үзенең сүзләренә ышансаң, аны 24 мең итеп, процентлары белән кайтарган. Тик бабайның бурычы ничектер коллекторлар кулына эләгеп, 48 меңгә кадәр зурая. Менә шул сумма коточкыч фаҗигага китерә язган да инде.

Дмитрий Ермиловның коллектор булып эшли башлау тарихы аерым игътибарга лаек. Эчке эшләр министрлыгы офицеры 2008нче елда кондитер фабрикасыннан продукция урлауда катнаша. Аның бу кыңгыр эше ачыклангач, ул органнардан куыла һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ләкин хөкем карары чыкканнан соң 4 ай узуга Ермилов вакытыннан алда иреккә чыгарыла. Ахыр чиктә ул «РосДеньги» оешмасына «бурычларны кайтартучы» буларак эшкә урнаша.

Бу вакыйгадан соң Русиядә коллекторларны ничек тә булса «авызлыклау» турында кабат сүз кузгалды. Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, хәтта, әлеге төр «бизнесны» кысаларга сала торган канун булмыйча, андый эшчәнлекне, гомумән, тыярга тәкъдим итте. Бу фикерне Ульяновск губернаторы Сергей Морозов да хуплап чыга.

Чыннан да, замана рэкетирларына әйләнеп барган коллекторлар белән нәрсәдер эшләргә кирәк. Чөнки алар әҗәтле кешенең генә түгел, аның туганнары, күршеләре, таныш-белешләре башына җитә. Физик зыян салуга кадәр үк барып җитмәсә дә, психологик басым бик көчле: SMS-янаулар, берөзлексез, хәтта, төнге шалтыратулар, подъезд диварларына бурычлы кешенең фотосурәтен элеп кую һ.б. Тормыш авырлыклары тарафыннан болай да «кыйналган» мескен бәндәне соңгы чиккә - үз-үзенә кул салуга этәрәбез, дип тә курыкмыйлар. Мондый алымнарның законсыз булуы турында күпме генә сөйләнсә дә (коллекторлар белән ничегрәк аралашырга кирәклеге турында «БГ»нең 2015нче елның 20нче санында язып чыккан идек), халык барыбер шул хулиганнардан куркып, дер калтырый, янәсе, закон бурычка баткан кеше ягында түгел.

Коллектор корбаннары.

Коллектор корбаннары.

Коллектор үзе.

Коллектор үзе.

Минемчә, вакытында түләнмәгән әҗәтләр мәсьәләсе бары тик судларда гына каралырга тиеш. Һәрхәлдә, ике якның берсе физик зат булган очракларда, бу эшкә бернинди коллекторларны да җәлеп итәргә ярамый. (Оешмалар арасында «переуступка права требования», ягъни бурычларны өченче затка тапшыру мөмкинлеге сакланып калса да ярый, моның зыяны юк). Һәрбер кредит килешүендә, гадәттә, мәхкәмә процедуралары тәгаенләнгән. Тик банклар һәм микрофинанс оешмалар аларны «эшкә җигәргә» ашыкмый, чөнки бу озак, өстәмә чыгымнар сорый һәм бюрократик яктан бик уңайсыз. Коллекторлар белән эш итү исә үтә дә җайлы - бурычларны ярты бәягә саттың да, вәссәлам. Югалган табышны «намуслы клиентлар»дан килүче процентлар артыгы белән каплый.

Русиядә икътисадый вәзгыять начараю белән Ульяновскидагы кебек хәлләрнең кабатлануын көт тә тор. Коллекторлык институтын саклап калырга өндәүче лоббист көчләр дә юк түгел, чөнки көненә 2-3 процент эшли торган, халыкны ачыктан-ачык талаучы микрофинанс оешмалар алардан башка эшли алмас. Әнә, Дәүләт Думасында «Бердәм Русия» фиркасы вәкиле Александр Сидякин: «Әгәр дә без коллекторлар эшчәнлеген тулысынча тыйсак, әҗәтләр базары бетәчәк, димәк, икътисад да туктап калачак», - дип борчыла.

Статистикага күз салсаң, алар бер дә куандырмый. Берләшкән кредит бюросы китергән мәгълүматка караганда, бүген ил халкының банкларга вакытында түләмәгән бурычы 1 триллион 150 миллиард сумга кадәр җиткән (бу бөтен кредитларның 8дән бер өлеше дигән сүз). Әлеге сумманың 97 процентын «начар әҗәтләр», ягъни өч айдан да артык соңарган бурычлар тәшкил итә. Һәм аларны рибага яшәүче оешмалар ничек тә булса кайтарырга тырышачак.

P.S. 23нче гыйнвар көнне Красноярск краенда булган фаҗигага да коллекторлар сәбәпче булырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, Артемовск шәһәрендә яшәүче эшкуар хатынын һәм балигъ булмаган ике баласын үтереп, үз-үзенә мылтыктан аткан. Туганнары сөйләгәнчә, аның берничә йөз меңлек бурычлары була. Коллекторлар аларны эшмәкәрдән тиз арада каплауны таләп иткән.

Мансур ХАФИЗОВ.

Чыганаклар: http://sledcom.ru/press/smi/item/1010688/

http://regions.ru/news/2571258/

http://baikalfinans.com/novosti-bankov/rossiyane-dolzhnyi-po-kreditam-bolee-9-trln-rubley-summa-prosrochennogo-dolga-1-trln-01022016-7984230.html

http://beznen.ru/basma/2015-20/kollektorlardan-kurikmagiz/

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: