Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыш бабай бушка йөрми

Яңа ел бәйрәменә дә күп калмады. Кыш бабай белән Кар кызын искә алыр вакыт җитте, димәк. Аларны әллә кайдан эзлисе дә юк. Балаларын могҗизага ышандыру өчен, ата-аналар чын Кыш бабай белән Кар кызының телефон номерын күптән табып куйды инде. Бәя ягыннан килешәсе генә калды.

Казанда, Татарстанның башка шәһәрләрендә (район-авылларга да килеп керде инде!) Яңа ел киченә Кыш бабай чакыруны нигә дә санамыйлар хәзер. Декабрь аена керү белән һәр баганада диярлек игъланнар пәйда була. Интернет заманасында яшибез – Кыш бабай аннан да файдалана. “Онытылмаслык бәйрәм мизгелләре бүләк итәбез”, “Балагызны могҗизага ышандырабыз”, “Чын әкияти кәеф – бары бездә генә”... Бу әле – Кыш бабай белән Кар кызы вәгъдә­ләренең берничәсе генә.


Шушы өлкәдә хезмәт күрсәтүче Рәзилә Нуриева Кыш бабайның оныгы – Кар кызы булып студент елларыннан бирле эшли. “2010 елда Казан театр училищесына укырга керү белән аниматорлык шөгыленә чумдым. Бәйрәм үткәрү агентлыгы белән берлектә дә, мөстәкыйль рәвештә дә эшлим. Урынына карап, бәяләр төрлечә, әлбәттә. Экспресс-котлау бәяләре 1 мең сумнан, балалар бакчаларында яки корпоративларда чыгыш ясау 2 меңнән башлана. 31 декабрьдә дә эшлибез. Монда инде икеләтә тариф алына”, – диде ул. Хәзерге вакытта Кыш бабай һәм Кар кызы булып, бәйрәм ясап йөрүчеләр саны күбәйгәнен дә яхшы аңлый Рәзилә. “Бу өлкәдә дә көндәшлек бар. Әти-әниләр Кыш бабай белән Кар кызын “кунакка” дәшү турында Яңа елга бер ай алдан уйлана башлый инде. Заказлар 15 декабрьгә таба күбәя. 31 декабрьдә өйгә чакырулар гына кабул ителә. Иртәнге җидедән Яңа елның таңына кадәр заказларыбыз бар”, – дип аңлатты ул. 30 декабрьгә кадәр көненә өч-биш чакыру белән чикләнәләр икән.


Кыш бабай белән Кар кызының программасы 15-30 минутка сузыла. Монда төрле табышмаклар, шигырьләр, уеннар керә. Заказ бирүчеләрнең шәхси теләкләренә дә каршы килмиләр. “Мәсәлән, спортчы гаиләсенә барсак, сценарийга үзгәрешләр кертәбез”, – ди Рәзилә. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә шулай. Сикереп би­юләрне салмак хәрәкәтләр алмаштыра, күбрәк сүз сөйләүгә урын бирелә. Кемнеңдер тормышына тылсым өстәгәнне белеп эшләү рәхәт”, – ди Кар кызы Рәзилә.


Диктор, телевидение алып баручысы Идел Кыямов исә Кыш бабай булып күбрәк балалар бакчаларында эшли. Аны бүтән Бабакайлардан аерып торган үзенчәлеге дә бар әле: Идел – Милли Кыш бабай. Шуңа күрә киеме дә яшел төстә. Кирәге чыкса, кызылы да бар икән. Иделнең бу өлкәдә алты еллык тәҗрибәсе бар инде. Ел да аңа гына мөрәҗәгать итүчеләр дә юк түгел. Гадәттә, балалар бакчалары Иделгә алдан язылып куя. Даими клиентларына ташламалар да тәкъдим итә. “Шундый очраклар да була: Кыш бабай бер балалар бакчасына ышандырып куя да, көне җиткәч, килми, ташлый. Ашыгыч рәвештә кирәк булганда, үз графигыма андый заказларны да кертәм. Гадәттә, көненә өч бәйрәм чарасында катнашам”, – дип сөйләде Идел. Балалар бакчасына Идел бабайны дәшсәгез, сезгә 20 минутлык программа тәкъдим ителәчәк.


“Кечкенә балаларның игътибарын җәлеп итү авыр түгел. Алар әле могҗизага ышана. Үзең дә тылсымчы роленә кереп киткәч, чыннан да, әкият, тылсым таратасың кебек. Балалар шуңа тартыла”, – ди Идел. Кыш бабайның хезмәте күпмегә төшә соң? “Миндәге бәя башка Кыш бабайларныкына караганда күпкә түбәнрәк”, – дип кенә җавап кайтарды ул.


Арча районындагы Кырлай авылында чын Кыш бабай резиденциясен ясадылар. 1 декабрьдән башлап әти-әниләр, балалар Бабакай янына кунакка барып кайта ала. Казаннан Кырлайга автобус йөри. Резиденция тәкъдим иткән автобус белән барасыз икән, билет түбәндәге бәягә төшәчәк: балаларга – 1 мең 700, мәктәп укучыларына – 2 мең 200, олылар өчен – 2 мең 450 сум. Әгәр Кырлайга үз машинагыз белән барасыз икән, Кыш бабай янына керү билеты кечкенә балаларга – 1 мең 350, мәктәп укучыларына – 1 мең 850, олыларга исә 2 мең 100 сумга төшәчәк. Көненә карап, билет бәяләре дә төрлечә булуы ихтимал. Автобус белән барган очракта, билет бәясенә юл чыгымнары, автобус эчендә гид-экскур­совод, әкияти геройлар чыгышы, Кыш бабай һәм Кар кызының йокы бүлмәләрен карау, Кыш бабай риваятенә нигезләнгән спектакль, Яңа ел күчтәнәче һәм грамота керә. Башка хезмәтләр (көндезге аш, атларда йөрү һ.б.) өчен аерым түләнә. Tatar-moroz.ru сайтындагы мәгъ­лүматка ышансак, татар телендә узучы тылсымлы тамашаны 23, 26 һәм 30 декабрь, шулай ук 8 гыйнвар көнне күреп булачак.


Кыскасы, Яңа елга аяк басканчы, кесәне шактый бушатырга туры киләчәк. Кыш бабай чакырырга ниятләгәнсез икән, аның капчыгы буш була күрмәсен өчен, ышанычлы кешеләргә генә мөрәҗәгать итегез. Элек балалар әкияти геройның сакалына караса, хәзер күчтәнәч тулы капчыгына күз сала бит. Арзан хезмәт сыйфатлы дигән сүз түгел һәм киресенчә дә.

Фото: https://pixabay.com | darkmoon1968

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X