Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • “Күз яше генә булышмаячак“. Юкка чыккан уҗым икмәк бәясен күтәрмәсме?

    Чүп өстенә чүмәлә, әйдә, син дә чүгәлә, диләрме әле? Язгы чәчү чоры хуҗалыклар өчен болай да мәшәкатьле, чыгымлы вакыт инде ул. Быел өстә­венә 150 мең гектар мәйданда уҗым куль­тураларының һә­лак булуы тагын да хәвефкә салды. Көзге чәчүлек җир­ләре­нә зыян килү аркасында, 2 майда Татарстанда гадәттән тыш режим кертелде.

    Зыян капланырмы? Уҗым куль­тураларының һәлак булуы икмәк бәясе күтәрелүгә китермәсме? Әле­ге сорауларга җавапны республи­каның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бирде.   


    Зыян капланырмы? 

     
    Министр уҗым культуралары һәлак булуның сәбәбен һава торышы шартларына бәйләп аңлатты. 
    – Кышка бик борчылып кердек, чөнки дым аз иде. Шытымнар на­чар булды. Аеруча Буа зонасындагы 7-8 районда уҗым культураларына зур зыян килде, – диде Марат Әхмәтов.


    Ә уҗым культураларына иң аз зыян килгән районнар исемлегендә – Зәй, Сарман, Тукай, Минзәлә, Азнакай.
    – “Бу – “Агросила“ эшли торган зоналар. Әлеге инвесторның техно­л­огияләре югары. Ләкин анда да югалтулар бар, бәлки, кайдадыр технологияләр тулысынча үтәлмә­гәндер. Тулаем алганда, техноло­гияләр югары булган урыннарда тулысынча үлгән культуралар бик аз, – дип аңлатты министр.


    Ул китергән мәгълүматлар буенча, уҗым культуралары быел барлыгы 561 мең гектар мәйданда чәчелгән. Шуның 150 меңенә зыян килгән. Берничә көн элек Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, уҗым культуралары һәлак булган чәчүлек җирләрен карап чыкканнан соң, зыян күләмен 9 млрд сум дип бәяләгән иде. Тик министр аның сүзләренең дөреслеккә бик үк туры килмәвен җиткерде.


    – Зыянны исәпләү методикасы ул синең өметләнгән уңыш, яңадан күпмедер чыгымнар тотканнан соң да зур уңыш алу суммасыннан чыгып исәпләнми. Ул эшкә тоткан физик һәм акча чыгымнарына бәйле. Җир эшкәртү өчен күпме көч түктең, акчалата, әйтик, ягулыкка, хезмәт хакына, запас частьларга, техника амортизациясе, орлык бәя­се­нә керткән чыгымнар исәпкә алына. 150 мең гектар басуга зыян килгән дип сөйләшәбез икән, аның өчен тоткан уртача чыгымнар 1,5 млрд сум тирәсе тәшкил итә. Башка төрле методиканы Россия хөкүмәте дә, Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да кабул итми. Айрат Нәҗипович фикере “менә бу басулар исән-сау чыккан булса, гектарыннан 40ар центнер уңыш вәгъдә иткән булса, без аннан 9 млрд сумлык продукция җыеп ала алган булыр идек“ дип, үзенә күрә бер үкенеч белән әйтелгән сүзләре ул, – диде Марат Әхмәтов. – Безгә әлегә 1,5 млрд сумлык югалтуларны тулысынча кайтарып бирер дип беркем дә гарантия бирми. Әмма бер генә ведомство да документларсыз эш итмәячәк. Алар без­нең күз яшьләренә генә ышанмаячак. Нинди зур зыян күрүебезне документлар белән расларга тиешбез.


    “Икмәк бәясе артуга әлегә сәбәп юк“

     
    Авыл хуҗалыгында нинди дә булса авырлык килеп чыкса, гадәт­тә, моны сатып алучылар да сизә. Уҗым культураларының һәлак булуы икмәк бәясе күтәрелүгә китер­мәсме? Бу сорауга министрның җа­вабы менә болай булды:


    – Гадәттә, яз-җәй айларында онга бәя күтәрелми. Буласы булды инде. Шуңа күрә мин яңа уңыш җыеп алганчыга кадәр икмәккә бәя артуга сәбәпләр күрмим. Бу сорауны күп­ләр миңа бирсә дә, икмәк бәясендә­ге өлеше нибары 15-20 процент кына. Он кыйммәте башка сәбәпләр белән формалаша. Пред­приятие­ләр­нең, бәл­ки, үз технологик сә­бәпләре бар­дыр. Гомумән алганда, икмәк куллану елдан-ел кими. Хәзер халык кеше башына тәүлегенә 250-260 гр икмәк ашый.   


    Язгы чәчү

     
    Бүген республика хуҗалыклары тулысы белән – язгы кыр эшләрендә. Барлык мәйданнарның яртысыннан артыгы чәчелгән. Чәчүлек мәй­даны 2,8 млн гектарны тәшкил итә. Нурлат, Аксубай, Алексеевск, Актаныш, Зәй, Буа кебек районнарда төп чәчү эшләре инде шушы көн­нәрдә тәмамланырга да мөмкин.


    – Республикада климатик зоналар төрле булганлыктан, чәчү барышы да төрле җирдә төрлечә. Дым каплатуга, иртә чәчүгә беренче булып керешүчеләр чәчү эш­ләренең ахырына якынлашып килә. 9 майга берничә район – иртә чәчелә торган культураларны чәчеп бе­терү алдында. Ә ике фазада чәчелә торган культуралар – рапс, көнба­гышны чәчү Җиңү бәйрәменнән соң да берничә көн дәвам итәчәк, – диде Марат Әхмәтов.  

    Фото: http://www.vatantat.ru
    http://www.vatantat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: