Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лаеш районы авылларында яшәүчеләргә "Нева" трассасында тавыш саклау экраннарының ничек эшләвен күрсәттеләр

М12 трассасын төзер алдыннан Татарстанлыларга Мәскәүдән Петербургка кадәр автомагистраль буенча экскурсия оештырылды.

М12 Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомагистрале узарга тиешле Лаеш районы авылларында яшәүчеләргә М11 «Нева» трассасында урнаштырылган тавыш саклау экраннарының нәтиҗәсен күрсәттеләр.

Тиз йөрешле автомагистральдәге тавышны үлчәү Мәскәү өлкәсенең Бухарово авылы янында үткәрелде. Биредә юл читеннән алып якындагы йортларга кадәр ераклык 200 метрдан да артмый. Тавышны "Автодор инжиниринг" компаниясе белгече Петр Солодовников үлчәде.

«Без үлчәүләрне трассада сертификацияләнгән тавыш үлчәгеч белән уздырабыз, аның гамәлдәге тикшерү сертификаты бар. Бу прибор  тавышны ешлыклары буенча авазларга тара, чөнки төрле ешлыктагы тавышларның йогынтысы санитар нормалар буенча төрлечә бәяләнә", — дип сөйләде Солодовников үлчәү эшләрен башлар алдыннан. "Үлчәүләр төгәл килеп чыгачак, чөнки бүген явым-төшем юк, алар күрсәткечләргә йогынты ясый. Һава температурасы минус 10 градустан да ким түгел, бу исәп-хисапларны төгәл үткәрергә мөмкинлек бирә. Микрофон асфальттан 1,2 метр биеклектә аңа перпендикуляр урнаштырылган", - дип аңлатты эксперт.

«Автодор инжиринг» белгече тугыз минут эчендә автотрассада тавышны үлчәде, тавышның иң югары күрсәткече 87 децибель тәшкил итте. Шундый ук үлчәүләрне ул тавыш саклау экраны артында юл кырыенда түбәнлектә, ә аннары юл читеннән 10 метр ераклыкта үтәгән. Ике очракта да тавыш тавыш күрсәткечләре 60 децибельдән артмаган.

«Нева» М11 трассасында Бохарово авылы янында «ОЗМК» Россия компаниясе җитештергән тавыш йотучы экраннар урнаштырылган. Фирманың генераль директоры урынбасары Игорь Дейнега хәбәр иткәнчә, экраннар берничә катлам металл һәм полимерлардан эшләнгән, аларның беренче катламы перфорацияләнгән. Бу үзенчәлекләр аркасында узып баручы машиналардан чыккан тавыш дулкыны чагылыш тапмый, ә тавыш саклау экраны эченә үтеп керә һәм анда йотыла.

"Бүген тавышны йотучы панельләр „Автодор“ дәүләт компаниясе төзи торган барлык трассаларда да диярлек куела, чөнки алар нәтиҗәлерәк. Бу конструкцияләр тавыш йөкләнешен 35 децибельгә киметүгә исәпләнгән", - дип аңлатты Дейнега.

Татарстан халкы Бухарово авылының үзенә дә керде. Тик тикшеренүләрне объектив рәвештә үткәрә алмаганнар, чөнки авыл этләре бик каты өрә башлаганнар, өстәвенә, урман аша Мәскәүнең Үзәк боҗра автоюлыннан шау-шу ишетелгән, анда экраннар юк. 

Шуңа да карамастан, татарстанлылар үткәрелгән чаралардан канәгать калды. «Саклау экраннары, чыннан да эшли, тавышны киметә. Без аларның тавыш дәрәҗәсен нульгә кадәр киметә алмауларын аңлыйбыз, әмма 20 децбельгә киметү — бу шактый күрсәткеч», — дип фикерләре белән уртаклашты Тургай бистәсендә яшәүче Рөстәм Матурин.

Бохарово авылында яшәүче авыл халкын якын-тирә автоюллардагы шау-шу борчымый. «Без бу юлларга игътибар итмибез, XXI гасырда яшибез,  юллар һәркемгә кирәк», — диде журналистларга шул җирлектә яшәүче Алексей Балашов.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Автодор» дәүләт компаниясе хезмәткәрләре бүген М12 Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомагистрале узарга тиешле Лаеш районы авылларында яшәүчеләргә М11 «Нева» трассасы буенча экскурсия оештырдылар. Сәфәрнең максаты - М12 заказчысы булган «Автодор» компаниясе үз объектларында куллана торган тавыш саклау экраннарының нәтиҗәлелеген өйрәнү иде.

Мәскәү-Казан автомагистрален 2024 елга ачарга планлаштыралар. Ул республиканың биш районы территориясе аша узар дип көтелә. Автомобиль юлының гомуми озынлыгы 729 км тәшкил итәчәк, шул исәптән 142 км — Татарстан аркылы. Магистральне төзегәндә республикада биш зур чишелеш, шулай ук ясалма корылмалар һәм кичүләр төзү планлаштырыла. Шулай ук дүрт тукталыш комплексы каралган.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев