4 декабрь 2020 яңалыклары
-
5 декабрьгә һава торышы
5 декабрьдә Татарстанда алмашынучан, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Урыны белән томан төшәчәк. Акрын тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -18..-23, аязганда -24..-29. Көндез -12..-17 градуска кадәр суытачак. Юлларда бозлавык.
-
Лаеш районы авылларында яшәүчеләргә "Нева" трассасында тавыш саклау экраннарының ничек эшләвен күрсәттеләр
М12 трассасын төзер алдыннан Татарстанлыларга Мәскәүдән Петербургка кадәр автомагистраль буенча экскурсия оештырылды.
-
Түләү алмый эштән киткән
Район прокуратурасы тарафыннан шәхси эшмәкәр Фам Данг Чунг кибетендә үткәрелгән тикшерүләр вакытында хезмәт законнары таләпләренең үтәлмәве фактлары ачыкланды. Аерым алганда, хезмәт эш урынында хезмәт шартларын бәяләү үткәрелмәве, отпусклар графигы төзелмәве, эчке хезмәт кагыйдәләре эшләнмәве, килешүләрдә хезмәткә түләү сроклары күрсәтелмәве билгеле булды.
-
КДМУ доценты антибиотикларны контрольсез кабул итүнең нәрсәгә китерүен сөйләде
Балалар өчен даруларны табиб билгеләмичә кабул итү аллергия, диарея һәм хәтта реанимация белән тәмамланырга мөмкин.
-
Соңга калмыйк!
Мәгълүм булганча, инде сентябрь аеннан ук газета-журналларга язылу кампаниясе башланды. Мин үзем иң элек 90 еллык тарихы булган районыбыз елъязмасы “Саба таңнары”на язылам. Ник дигәндә, 60нчы еллар ахырыннан, мәктәп елларыннан ук район газетасын яратып укып кына калмадым, анда үземнең язмаларым белән әлегә кадәр еш катнашып киләм. Шул еллардан бирле газетаның эчтәлеге дә, бизәлеше дә шактый үзгәрешләр кичерде, исемнәре дә алышынды,чөнки газетага алгарышка заман белән бергә атларга кирәк. Тик нинди генә үзгәрешләр кичермәсен ул барыбер районның тугърылыклы елъязмасы, көзгесе булып калды.
-
Саба район архивында мәктәп укучылары өчен экскурсия узды
«Документлар кайда яши?» бүген, шушы исем астында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Байлар Сабасы туган якны өйрәнү музее каршындагы яшь тарихчылар клубына йөрүче башлангыч сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Экскурсия барышында балалар архивның ничек эшләвен, документлар кайда саклануын, документларны озак саклау өчен нинди шартлар тудырылганын белделәр.
-
Прощаемся с «вмененкой». Что делать?
В соответствии с Федеральным законом от 29.06.2012 № 97-ФЗ специальный налоговый режим в виде единого налога на вмененный доход (ЕНВД) с 1 января 2021 года отменяется.
-
Татарстанда коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын беренче булып табиблар алачак
Вакцинация алдыннан табиблардан ПЦР-мазок алачаклар һәм алар коронавирусны ачыклау өчен антитәнчекләргә тест тапшырачак.
-
Татарстанлылар Россия Конституциясе буенча белемнәрен тест язып тикшерә алачак
Гражданнар илнең Төп законы буенча белемнәрен 2020 елның 12 декабрендә тикшерә алачак.
-
Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникулны озайтырга җыенмыйлар
Мәктәп яны лагерьларын оештыруга карата таләпләр үзгәрмәде.
-
Модада – сәламәт яшәү рәвеше, ягъни ЗОЖ
Шәмәрдән яшьләре буш вакытларын актив хәрәкәттә үткәрергә омтыла.
-
В 2021 году Татарстан планирует наращивать объемы обновления парка сельхозтехники: Аграрии республики получили возможность «раннего бронирования» техники по программе льготного лизинга
Одним из ключевых механизмов господдержки технической модернизации АПК является льготный лизинг, который позволяет аграриям приобретать современную сельхозтехнику и оборудование на наиболее привлекательных условиях.
-
Татарстанда 2030 елга ярлылар санын 3,3%ка киметергә планлаштыралар
2020 ел мәгълүматлары буенча, республикада ярлылар өлеше 7,4% тәшкил итә.
-
Татарстанда быелның 31 декабре ял көне дип игълан ителде
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә, эш көне 26 декабрьгә күчерелә.
-
Полиция хәбәр итә
Кукмара районы кешесе көпә-көндез Шәмәрдәндә яшәүченең йортына законсыз үтеп кереп, компьютерның мониторын урлаган. Саба районында яшәүче интернет-сайтта танышының паспорт мәгълүматларын кертеп, берничә микрофинанс компаниясе заем килешүләре төзегән. Аннары заемны алып, үз кирәгенчә тоткан.