4 декабрь 2020 яңалыклары
-
Республика бизнес-омбудсменының районнардагы вәкилләренә таныклык тапшырдылар
Вәкаләтле вәкилләр эшмәкәрләрдән шикаятьләр кабул итә һәм проблемаларны турыдан-туры муниципалитетта хәл итә ала.
-
Татарстан кече шәһәрләрне төзекләндерү проектларына 490 млн сумлык грант отты
Россия күләмендә оештырылган бәйгедә даими катнашып, республика шәһәрләре барлыгы 1,6 млрд сум акча җәлеп итә алды.
-
Яңа ел төнендә кафе һәм рестораннарга төнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр
Башка көннәрдә җәмәгать туклануы биналарына 24.00 сәгатькә кадәр генә эшли ала.
-
Үз-үзен җиңгән Гөлназ
Тиздән 20 яшен тутырачак Гөлназ Исмәгыйлованың йөзеннән нур, яктылык сирпелеп тора. Аның бар җиһанны яратуы, гомумән, күңел матурлыгы күзләрендә чагыла. Әмма менә шушы нәфислек артында күпме ихтыяр көче, үз-үзеңне җиңә алу, көч-куәт булуы чын мәгънәсендә сокландыра.
-
Татарстан хоккей командалары арасында матчта биш алка өстенлек белән «Ак Барс» җиңде
«Нефтехимик» — «Ак Барс» уенында хоккейчылар ике дубль ясады.
-
Волонтерлык – игелекле ярдәмчеләр
Россиядә 5 декабрьдә Волонтерлар көне билгеләп үтелә. Алар Казанда узган Универсиададан соң еш телгә алына башлады. Шулай ук быелгы эпидемиология вәзгыяте шартларында волонтерлар үзләрен өлкән буын кешеләренә ярдәм итүдә дә күрсәттеләр. Гомумән, ак төстәге футболкалы волонтерларны район күләмендә үткәрелүче чараларның барысында да диярлек очратырга мөмкин. Хәзерге вакытта районыбызда 4 волонтер отряды эшли. Һәрбер отрядның үз юнәлеше бар. Волонтерлар хәрәкәтенә игътибар арта.