Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үз-үзен җиңгән Гөлназ

Тиздән 20 яшен тутырачак Гөлназ Исмәгыйлованың йөзеннән нур, яктылык сирпелеп тора. Аның бар җиһанны яратуы, гомумән, күңел матурлыгы күзләрендә чагыла. Әмма менә шушы нәфислек артында күпме ихтыяр көче, үз-үзеңне җиңә алу, көч-куәт булуы чын мәгънәсендә сокландыра.

undefined

Гөлназ бүген өстәл теннисы буенча терәк-хәрәкәт аппараты тайпылышлы спортчылар арасында спорт мастерлыгына кандидат. Әмма бу дәрәҗәгә күтәрелгәнче күпме көч, күз яше түгелгәнен ул үзе генә белә... Юк, болай әйтү һич ярамас, әтисе Илдус, әнисе Ләйлә, тренеры Фәрход Исмаилов та яхшы белә әле...

undefined

«Элегрәк минем эш урынында (санэпидстанция) өстәл теннисы бар иде. Шунда кичләрен улларым белән уйнарга керәбез, абыйларына Гөлназ да иярә. Шуннан әкренләп кызыбызның кызыксынуы башланды. Сабага тренер булып Фарход Исмаиловның кайтуы чын мәгънәсендә безнең бәхеткә булды. Ул үзенең мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән адаптив төркем булдырачагын әйтеп, безне дә бу спорт төренә тартты. Гомумән, минем бу кешегә соклануым да, рәхмәтем дә чиксез», – дип сөйли Гөлназның әтисе Илдус Исмәгыйлов.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев