Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Волонтерлык – игелекле ярдәмчеләр

Россиядә 5 декабрьдә Волонтерлар көне билгеләп үтелә. Алар Казанда узган Универсиададан соң еш телгә алына башлады. Шулай ук быелгы эпидемиология вәзгыяте шартларында волонтерлар үзләрен өлкән буын кешеләренә ярдәм итүдә дә күрсәттеләр. Гомумән, ак төстәге футболкалы волонтерларны район күләмендә үткәрелүче чараларның барысында да диярлек очратырга мөмкин. Хәзерге вакытта районыбызда 4 волонтер отряды эшли. Һәрбер отрядның үз юнәлеше бар. Волонтерлар хәрәкәтенә игътибар арта.

Әйтик, 4 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр Россия Федерациясендә ирекле ярдәмчеләр көненә багышланган #МЫВМЕСТЕ марафоны үткәреләчәк. Марафон онлайн-форматта узачак һәм Россия һәм чит ил катнашучылары өчен dobroinrussia.online рәсми платформасында ике телдә трансляцияләүне күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев