Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Полиция хәбәр итә

Кукмара районы кешесе көпә-көндез Шәмәрдәндә яшәүченең йортына законсыз үтеп кереп, компьютерның мониторын урлаган. Саба районында яшәүче интернет-сайтта танышының паспорт мәгълүматларын кертеп, берничә микрофинанс компаниясе заем килешүләре төзегән. Аннары заемны алып, үз кирәгенчә тоткан.

Аек булмаган хәлдәге гражданин Ш. Югары Симет авылындагы шәхси йорт каршында торган автомобильне кабызып, күрше районга чыгып киткән. Аннары машинаны юл читенә төшереп әйләндергән. Соңыннан аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Соңгы вакытта россиядә телефон мошенникларының активлыгы нык арткан. Мошенниклар телефон номерын алыштыру юлы белән дә күп­ләрнең ышанычын яулыйлар. Ягъни телефонда банк учреждениесе номеры да килеп чыгарга мөмкин. Әмма банк хез­мәткәрләре беркайчан да клиентларына шалтыратып, банк картасы номерын сорамыйлар. Ышанмагыз алдакчыларга, мондый очракта, иң яхшысы, полициягә хәбәр итегез.

Людмила Юзеева, штаб начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев