Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түләү алмый эштән киткән

Район прокуратурасы тара­фыннан шәхси эшмәкәр Фам Данг Чунг кибетендә үткәрелгән тикшерүләр вакытында хезмәт законнары таләпләренең үтәл­мәве фактлары ачыкланды. Аерым алганда, хезмәт эш урынында хезмәт шартларын бәяләү үткәрелмәве, отпуск­лар графигы төзелмәве, эчке хезмәт кагыйдәләре эшләнмәве, килешүләрдә хезмәткә түләү сроклары күрсәтелмәве билгеле булды.

Эшчеләргә хезмәте өчен күпме акча түләнүе, күпмесе тотып калынуы турында язмача җиткерелми. Шулай ук файдаланылмаган отпуск көннәре өчен компенсация дә бирелми. Мисалга, Ф.Гаршина 7 айдан эштән киткән, әмма шушы чор өчен үзенә тиешле 16 көн ялына акчалата түләү алмаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәх­си эшмәкәргә санап кителгән хезмәт законнарын бозу очракларын бетерү таләбе белән язмача искәртү бирелде.

Ләйсән Гаффарова, район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев