Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба район архивында мәктәп укучылары өчен экскурсия узды

«Документлар кайда яши?» бүген, шушы исем астында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Байлар Сабасы туган якны өйрәнү музее каршындагы яшь тарихчылар клубына йөрүче башлангыч сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Экскурсия барышында балалар архивның ничек эшләвен, документлар кайда саклануын, документларны озак саклау өчен нинди шартлар тудырылганын белделәр.

undefined

Балаларга архив фондларыннан документлар күрсәтелде. Экскурсия барышында балалар архив саклагычында да булдылар, анда булу яшь архив кунакларында зур соклану хисе уятты. Укучылар архив саклагычның мәйданын һәм анда саклана торган документлар санын күреп гаҗәпләнделәр. Архив бүлеге җитәкчесе Альбина Нәкыйп кызы укучыларга анда нинди документлар саклануы һәм архивларның ни өчен кирәклеге турында сөйләде.

Экскурсия барышында балалар бик күп сораулар бирделәр, архив хезмәткәрләре аларны архив эше белән тагын да күбрәк кызыксындыру һәм мавыктыру өчен, бик теләп җавап бирделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев