Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Модада – сәламәт яшәү рәвеше, ягъни ЗОЖ

Шәмәрдән яшьләре буш вакытларын актив хәрәкәттә үткәрергә омтыла.

undefined

Рузилә – тумышы белән Арча кызы. Хәзер Шәмәрдәндә яши, “Яшьлек” яшьләр үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы булып эшли. Сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүче лидерларның берсе. Без аны район күләмендәге чараларда еш күрәбез. Өченчекөн Рузиләне сәламәтлек мөмкинлеге чик­ләнгән Самир белән мастер-класс үткәргәндә очраттык. Инглиз теле укытучысы буларак, ул патронажны балага Санта-Клаус теленнән сүзләр өйрәтү белән төгәлләде. Аннары Рузилә белән сөйләшүне ЗОЖга багышлап дәвам иттек. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыр өчен һәрчак позитив рухта булырга кирәк. Бу үзеңнең һәм башкаларның күңелен күтәрә, димәк, эчке рухың сиңа «рәхмәт!» әйтә дигән сүз. Сәламәтлек 15-20 процент очракта гына генетик факторларга бәйле. Калганы (50-55%ы) кешенең тормыш рәвешеннән тора. Әмма үзең сау булып, тирә-юнеңдә башкалар чирләп йөрсә дә, әйбәт түгел. Коронавирус шартларында бигрәк тә. Шуңа күрә барыбызга да коллектив сәламәтлек кирәк. Рузилә Фәсхетдинова эшләгән үзәктә барысы да шулай уйлый.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев