Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лаешта «Кыр көне-2020» күргәзмәсе ачылды

«Кыр көне-2020» максаты — Татарстан һәм Россия төбәкләре арасында аграрийларның үзара багланышларын урнаштыру, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар үткәрү.

Бүген Лаешта «Кыр көне-2020» күргәзмәсе ачылды. Биредә 9 мең квадрат метрда авыл хуҗалыгы техникасы урнаштырылган. 17 мең квадрат метрда эксперименталь культуралар чәчелгән. 

«Кыр көне-2020» максаты — Татарстан һәм Россия төбәкләре арасында аграрийларның үзара багланышларын урнаштыру, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар үткәрү.

Күргәзмәне рәсми рәвештә ТР Премьер министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ачып җибәрде. 

«Чарага әзерлек былтыр көзен үк башланды, көзге культуралар чәчтек. Бүген нәтиҗәләрен күрәсез, Йөздән артык яңа гибрид культуралар тәкъдим ителә. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, ун ел үстерелгән бодай сорты, шәмәхә бөртекле „Надира“ бодай сорты да сынала. Күргәзмәдә заманча техниканы күрергә була, тест-драйвлар узачак», — диде Марат Җәббаров. 

Министр биредә фермерлар продукциясе дә тәкъдим ителгәнен, шулай ук, эшлекле программа да бай булуын искәртте. «Россиянең 24 төбәгеннән катнашучыларга да бу күргәзмә файдалы булыр дип ышанабыз», — дигән теләктә калды.

«Кыр көне»ндә үз эшен башлар өчен грант откан фермерларга сертификатлар тапшырылды.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/02-07-2020/laeshta-kyr-k-ne-2020-k-rg-zm-se-achyldy-5753769

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев