Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәлакәткә юлыккан Татарстан спортчыларының Санкт-Петербурга сәфәре кагыйдәләрне тупас бозып оештырылган – Алексей Песошин

Түбән Новгород өлкәсендә балалар катнашындагы һәлакәт буенча тикшерү алып барыла, аның нәтиҗәләре кемнең нидә гаепле булуын күрсәтер. Әмма бүген үк шунысы билгеле: һәлакәткә юлыккан Татарстан спортчыларының Санкт-Петербурга сәфәре кагыйдәләрне тупас бозып оештырылган. Балалар автобуста төнлә алып барылган. Бу исә катгый рәвештә тыела. Балаларны төнге вакытта юл арасы 50 чакрымнан күбрәк...

Түбән Новгород өлкәсендә балалар катнашындагы һәлакәт буенча тикшерү алып барыла, аның нәтиҗәләре кемнең нидә гаепле булуын күрсәтер. Әмма бүген үк шунысы билгеле: һәлакәткә юлыккан Татарстан спортчыларының Санкт-Петербурга сәфәре кагыйдәләрне тупас бозып оештырылган. Балалар автобуста төнлә алып барылган. Бу исә катгый рәвештә тыела. Балаларны төнге вакытта юл арасы 50 чакрымнан күбрәк булмаган урыннарга тимер юл вокзаларыннан яки аэропортлардан гына алып барырга ярый. Әлеге мәгълүматны балаларын төнгә каршы юлга чыгарып җибәрүче әти-әниләргә җиткерү мөһим.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында уздырылган ТРда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин сөйләде. Ул искәртеп узганча, балалар төркемен торак пунктлардан читтә йөртә торган транспорт чарасының тизлеге сәгатенә 60 чакрымнан артмаска тиеш. Ә автобусның 70 км/сәг белән хәрәкәт иткәнлеге билгеле.

"Cәяхәтнең ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән килештерелмәве, юлга чыгар алдыннан автобусның техник торышы тикшерелмәве, йөртүчеләрнең махсус инструктаж үтмәве - боларның һәммәсе фаҗигагә китерде", - дип сөйләде Алексей Песошин. Шуңа бәйле рәвештә, ул җәйге чорда балаларның оешкан төркемнәрен ташуны оештырганда, куркынычсызлык тәэмин итүгә аерым игътибар юнәлтергә кирәклегенә басым ясады һәм барлык муниципаль берәмлекләргә бу мәсьәлә буенча комиссия уздыруны йөкләде. Әлеге сораулар ТРда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе тарафыннан да каралачак, диде ул.

"Балаларның юлдагы иминлеген тәэмин итүгә бәйле таләпләр бу юнәлештә эшләүче барлык вазифаи затларга, транспорт предприятиеләре җитәкчеләренә, спорт оешмаларына, уку йортларына һәм ата-аналарга җиткерелергә тиеш", - дип таләп итте ТР Премьер-министрының беренче урынбасары.

Искәртеп үтик: кичә иртәнге 4ләр тирәсендә Түбән Новгород өлкәсе Кстово районы Новое Ликеево торак пунктыннан 11 км ераклыкта урап уза торган юлда автобус "МAN" йөк машинасы белән "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. 51 яшьлек автобус йөртүче руль артында йоклап киткән һәм каршы як полосага чыккан дип фаразлана. Автобуста 11-14 яшьлек 12 бала, 6 озата баручы, 2 йөртүче булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә, 3 кеше шунда ук үлгән, аларның 1се - бала, тагын 17 кеше тән җәрәхәтләренә, имгәнүгә дучар ителгән, алардан 2 бала аңсыз хәлдә.

"Татар-информ", Ләйсән Исхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X