Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ландыш Нигъмәтҗанованың машинасын буяганнар

Татар эстрадасының якты йолдызы Ландыш Нигъмәтҗанова тамашачыларын үзенчәлекле клиплары белән һәрдаим сөендереп тора. Чираттагы клибы "Биклә мине күңелеңә" җырына төшерелгән. Анда җырчыны яңа образда - полиция хезмәткәре ролендә күрергә мөмкин. Клиптагы полиция машинасы, җырчының киеме, табигате - чит илнекенә охшаган, шуңа да клипны карагач, аның безнең якларда төшерелмәвенә ышанырга була....

Татар эстрадасының якты йолдызы Ландыш Нигъмәтҗанова тамашачыларын үзенчәлекле клиплары белән һәрдаим сөендереп тора. Чираттагы клибы "Биклә мине күңелеңә" җырына төшерелгән. Анда җырчыны яңа образда - полиция хезмәткәре ролендә күрергә мөмкин.

Клиптагы полиция машинасы, җырчының киеме, табигате - чит илнекенә охшаган, шуңа да клипны карагач, аның безнең якларда төшерелмәвенә ышанырга була. Ләкин Ландыш сүзләренчә, клип Татарстанда төшерелгән. "Бары шуны гына әйтә алам: ул урында бик күп ком бар. Машинага килгәндә, үземнеке түгел, ләкин аны махсус клип өчен буярга туры килде", - диде җырчы Intertat.ru хәбәрчесенә.

Клипны Ландышка аның белән хезмәттәшлектә торган "Барс-Медиа" продюсерлык үзәге төшергән. Шуңа күрә җырчыга аның сюжеты, геройлары, киемнәре, машина табу, аны буяту турында кайгыртырга туры килмәгән. Машина дигәннән, Ландышның машина йөртү тәҗрибәсе дә шактый - 13 ел икән!

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 12.08.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев