Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үлемгә китергән эссе җәй

Табиблар исә эссе көннәрдә сәламәтлеккә карата аеруча игътибарлы булырга куша. Җәйге челлә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә, баш һәм йөрәк авыртырга, кан басымы уйнарга мөмкин. Мондый эсседә кояш та сугарга мөмкин. Эссе кабуның беренче билгеләре: бит кызара, баш бик каты авырта, күз аллары караңгылана, соңыннан күңел...

Табиблар исә эссе көннәрдә сәламәтлеккә карата аеруча игътибарлы булырга куша. Җәйге челлә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә, баш һәм йөрәк авыртырга, кан басымы уйнарга мөмкин.

Мондый эсседә кояш та сугарга мөмкин. Эссе кабуның беренче билгеләре: бит кызара, баш бик каты авырта, күз аллары караңгылана, соңыннан күңел болганырга, баш әйләнергә мөмкин, сулыш алуы авырлаша, тән температурасы күтәрелә. Мондый вакытта хәле начарланган кешене тизрәк күләгәгә яки салкынчарак урынга алып чыгарга кирәк. Башын югарырак күтәртеп яткырырга, кысып торган киемнәрен салдырырга яки чишеп җибәрергә кушалар. Авыруның өстенә салкын су сибеп, юеш җәймә белән төреп куйсаң, маңгай турысына салкын компресслар куйсаң файдалы. Авыруга күп итеп су эчертегез. Кеше аңын югалткан очракта, нашатырь спиртында чылатылган мамык иснәтеп, аны аңына китерергә кирәк. Күңеле болгана башласа, авыруны яны белән яткырыгыз. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, эсседә яланбаш йөрмәгез һәм кояш астында озак тормаска тырышыгыз, ди табиблар.

Эссенең үлемгә китергән очраклары да бар. Мәсәлән, кичә йөрәге эссегә түзә алмыйча Тимершык авылында яшәүче Вафин Ирек вафат булды.

Ирекнең гаиләсенең, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Нык сабырлык телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев