Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Үлемсез полк” акциясендә Президент үзе дә катнашачак

- Быел "Үлемсез полк" акциясенә Казаннан 20 меңләп, республика районарыннан 62 мең кеше кушылачак, дип хәбәр итте Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева. Рөстәм Миңнеханов үзе дә "Үлемсез полк" парадында катнашачак. Татарстан Президенты башкалар кебек үк Бөек Ватан сугышында катнашкан туганының рәсемен күтәреп барачак.

Әлеге чарада теләгән һәр кеше катнаша ала, сүз уңаеннан, «Үлемсез полк»ка сугыш ветераннарын гына түгел, тыл хезмәтчәннәрен дә тәкъдим итәргә була. Акция 9 май көнне узачак. Колонналарга тезелү 14.30 сәгатьтә "Казан" милли мәдәният үзәгендә башланачак. "Чарага артык әйберләр алып килмәсәгез яхшырак, хокук сакчылары һәр кешене дә җентекләп тикшерәчәк", - дип кисәтте республика премьер-министр урынбасары Васил Шәйхеразиев. Чара үзе 15.00 сәгатьтә башланачак. "Үлемсез полк"та катнашучылар быел Пушкин урамы буйлап Черек күлгә юнәләчәк, аннан Чернышевский урамы аша Кремьлгә юл тотачак. Соңгы нокта - 1 май мәйданы. Муса Җәлилнең тууына 110 ел булу уңаеннан, аның һәйкәле янында кечкенә генә әдәби чара да оештырылачак. Герой- шагыйрьне искә алып, аның шигырьләрен укыячаклар.

«Үлемсез полк»та иң төп атрибут - ул транспарат. Аны тышкы реклама бирү белән шөгыльләнгән фирмаларда 500 сумга заказ биреп ясатырга, үзеңә кулдан эшләргә дә була. Рамкага фотодан тыш якыныгызның исем, фамилиясе, әтисенең исемен дә язарга онытмагыз. Шулай ук яшәгән елларын, хезмәт иткән полкы турында мәгълүмат урнаштырырга да була.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев