Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлгермәүчеләргә "автоплатеж" кулай

Татарстанда электрон түләүләр популярлаша. Бердәм исәп-хисап үзә­ге (ЕРЦ) директоры Айдар Шәй­хетдинов белән Саба районында электрон хезмәтләрдән фай­да­ла­нучылар өчен тудырылган мөм­­кинлекләр турында сөйләштек. - Айдар Зөфәрович, бүгенге көндә сабалыларга күпме электрон хезмәт күрсәтелә һәм халыкның активлыгы нинди? - Татарстанда 200дән артык хез­мәт электрон төргә күчерелгән. Халык арасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр...

Татарстанда электрон түләүләр популярлаша. Бердәм исәп-хисап үзә­ге (ЕРЦ) директоры Айдар Шәй­хетдинов белән Саба районында электрон хезмәтләрдән фай­да­ла­нучылар өчен тудырылган мөм­­кинлекләр турында сөйләштек.

- Айдар Зөфәрович, бүгенге көндә сабалыларга күпме электрон хезмәт күрсәтелә һәм халыкның активлыгы нинди?

- Татарстанда 200дән артык хез­мәт электрон төргә күчерелгән. Халык арасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә популярлаша. Районда яшәүчеләргә килгәндә, 2015 елның 1 гыйнварына электрон түләүләр 9 процент тәшкил итсә, ә 1 октябрьгә 13 процентка җитте. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен uslugi.tatar.ru электрон порталы аша яисә банкларның онлайн партнеры булып түләү уңайлы һәм файдалы икәнлеген аңлаучылар арткан дигән сүз. Ел ахырына про­центларның тагын да зуррак булуы көтелә.

- Торак-коммуналь хезмәтләр өчен 28еннән соң түләсәң, киләсе айда барыбер икеләтелгән суммалы квитанция килә...

- Кемнәр вакытында түләргә өлгер­ми, "Автоплатеж"га күчә ала. Сер­вис аена бер тапкыр автомат рәвештә билгеләнгән сумманы картадан торак-коммуналь хезмәтләр өчен алып барачак. "Автоплатеж" - торак-коммуналь хезмәтләр өчен счетларны билгеле бер тәртиптә һәм үзвакытында банкка бармый гына түләү. Тәртибе болай: акча керү белән аена бер тапкыр картадан торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен билгеләнгән сумма алына. Карта хуҗасы акчаны күчерү датасын һәм сумманы үзе билгели. Сумма ЕРЦның махсус счетына керә һәм түләүченең лицевой счетына күчә.

- Акчаның төгәл адрес буенча барып җитәсенә ышанып буламы?

- Әлбәттә. Аңа картадан акча кү­черелү алдыннан даими рәвештә түләү суммасы турында SMS-хәбәр килеп торачак. Түләүләр реаль вакыт режимында күчерелә. Система аңлаешлы - карта буенча башкарылган барлык түләүләр турындагы мәгълүматны шул ук порталда отчетта күрергә мөмкин.

- Мәгълүмат начар уйлы кешеләр кулына эләкмәсме?

-Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы куркынычсызлыкны гарантияли. Кулланучыларның банк карталары мәгълүматлары серверда сакланмый. Барлык электрон түләүләрдә дә 3D Secure системасы кулланыла, ул түләүне башкару өчен пароль кертүне таләп итә. Бер тапкыр кулланыла торган пароль дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән кулланучыга SMS булып килә.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев