Саба таңнары

Лифтка кем беренче керергә тиеш: этикет кагыйдәләре

Хатын-кызга бина эчендә бармакча белән эшләпәне салу мәҗбүри түгел, ә менә шапка белән бияләйләрен салырга тиеш. * Ир-ат лифтка беренче керергә тиеш, ишеккә якын торучы исә беренче булып чыга. * Ир-ат беркайчан да хатын-кыз сумкасын күтәреп йөрми, пәлтәсен дә гардеробка илтер өчен генә тота ала. * Кулчатыр беркайчан да ачылган...

Хатын-кызга бина эчендә бармакча белән эшләпәне салу мәҗбүри түгел, ә менә шапка белән бияләйләрен салырга тиеш.

* Ир-ат лифтка беренче керергә тиеш, ишеккә якын торучы исә беренче булып чыга.

* Ир-ат беркайчан да хатын-кыз сумкасын күтәреп йөрми, пәлтәсен дә гардеробка илтер өчен генә тота ала.

* Кулчатыр беркайчан да ачылган килеш киптерелми.

* Сумканы тез алдына кую дөрес түгел, аны йә утыргыч артына элегез, яки идәнгә куегыз. Кечкенә клатчны исә өстәлгә кую рөхсәт ителә.

* Бармакча өстеннән балдак-йөзек кию матур түгел.

* Автомобильдә иң престижлы урын булып машина йөртүче артындагы урын санала. Пассажир хатын-кыз булса, машина йөртүче ир-ат чыгып, ишеген ачарга тиеш.

* Кунакка алдан кисәтмичә бармагыз. Бер Британия хатыны, чакырылмаган кунак килгәндә, кулына эшләпәсе белән кулчатырын алып, туфлиен киеп: «Кызганыч, минем барасы җирем бар иде», - дия торган була. Күңеленә хуш килгән кунак булса, «Менә ничек әйбәт килеп чыкты, мин әле яңарак кына кайткан идем», - дип сөйләнгән.

* Әгәр дә сезне ресторанга чакырганнар икән, акчаны чакырган кеше түли. Ресторанга керик дип үзара сөйләшенгән булса, һәркайсы үзе өчен түли. Ир-ат үзем түли дисә, хатын-кыз ризалашырга мөмкин.

Шәһри Казан

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: