Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Сәлахетдинова: "Догаларым кабул булды"

Серова 4а… "Ярдәм" мәчете... Бу мәчет һәм фонд минем өчен бик зур мәгънәгә ия. "Ярдәм" икенче өем кебек, андагы кешеләрнең һәрберсе якын, бинаның һәр урынында уңайлы, күңелгә рәхәт. Бу сүзләрем кемгәдер ярарга тырышу яисә ялагайлану түгел ә ихлас йөрәктән чыккан хисләрем тасвирламасы. Нәкъ шушы урында догаларым кабул була, хыялларым чынга...

Серова 4а… "Ярдәм" мәчете... Бу мәчет һәм фонд минем өчен бик зур мәгънәгә ия. "Ярдәм" икенче өем кебек, андагы кешеләрнең һәрберсе якын, бинаның һәр урынында уңайлы, күңелгә рәхәт.

Бу сүзләрем кемгәдер ярарга тырышу яисә ялагайлану түгел ә ихлас йөрәктән чыккан хисләрем тасвирламасы. Нәкъ шушы урында догаларым кабул була, хыялларым чынга аша!

Шушы ел башында гына әле мәчетнең имам хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов тәкъдиме, Казан шәһәре мэры Илсур Рәисовичның финанс булышлыгы белән өченче шигырьләр җыентыгым басылган булса, инде менә янә минем өчен сөенечле вакыйга.

Һәрберегезгә мәгълүм, тумыштан йөри алу мөмкинлегеннән мәхрүм кешеләргә уңайлы коляска булуы мөһим. Бүгенге көнгә кадәр бу хыялым гына иде. Көпчәкләремне әйләндерә-әйләндерә шушы хыялыма таба барганымны сизми калганмын.

Ярдәм фонды директоры Илһам Фәтхерахман улы Исмәгыйлев шалтыратып: "Лилия, иртәгә "Ярдәм"гә кил, синең өчен уңайлы булган электроприводлы коляска кайтты", - дигәч тә, ышанмый тордым. Мәчеткә барганда, бусагасыннан кергәндә дә әле үземне төшемдә кебек хис итә идем. Уянып китермен дә, хыялым төшкә генә кергән булыр дип курыктым... Әмма, әлхәмдүлилләх, бу - чын.

Коляскага утырып әкрен генә джойстик төймәләренә баскач коляскамның хәрәкәткә килүен тоюдан бу - өнем икәненә ышандым. Менә бит ул бәхетнең бер зур өлеше! Тормышның рәхәт мизгеле.

Аллаһ Тәгаләгә, Ярдәм фонды җитәкчесе Илһам абый Исмәгыйлевка, Илдар хәзрәт Баязитовка, "Ярдәм"челәргә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Шулай ук рәхмәтем "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә мөгаллим булып эшләүче, күзләре күрмәүгә карамастан, шушы якты дөньяның матурлыгын күңеле белән тоючы, авырлыклар алдында калган укучыларына гына түгел сәламәт кешеләргә дә үрнәк булып торучы, сукырларны санак белән файдаланырга өйрәтүче Фәнис хәзрәт Мингәрәевка зур рәхмәтләремне әйтәсем килә. Ул, хыялым чынга ашырга мөмкин икәнлеген белгәч, уңышлы булсын диеп чын йөрәгеннән догалар кылып торып, коляска Казанга кайтарылгач аны тизрәк алып кайтырга җаваплы булып, авырсынмыйча үз өстенә алган кеше. Аллаһ Сезнең һәммәгезне тагын да олырак бүләкләр белән куандырсын, барлык изге гамәл-теләкләрегез чынга ашсын, догаларыгыз кабул булсын, эшләрегез уңай барсын, сәламәт булыгыз, гаилә бәхете телим.

Тумыштан I төркем инвалид, шагыйрә Сәлахетдинова Лилия Фәһим кызы
Буа районы, Күл-Черкен авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев