Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лима Кустабаева "Казан сөлгесе" фестивалендә җиңүчегә биреләчәк төп бүләкне күрсәтте

28-30 август көннәрендә "Казан сөлгесе" III халыкара халык җыр-бию сәнгате конкурс-фестивале узачак.

Казанның Халыклар дуслыгы йортында 28-30 август көннәрендә “Казан сөлгесе”дип исемләнгән III халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы узачак. Фестивальнең җиңүчесенә төп бүләк - татар сөлгесе булачак. Бу хакта “Казан сөлгесе” фестиваленең президенты һәм идея авторы Лима Кустабаева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә әйтте.

“Казан сөлгесе” фестиваленең президенты һәм идея авторы Лима Кустабаева фестиваль-конкурсның халык иҗатына нигезләнгән булуына басым ясады. “Халык сәнгате – безнең кабатланмас кыйммәтле хәзинәбез. Гасырлар буе бабаларыбыз шул хәзинәне тудырган, бай мирасны иҗат иткән. Миллионлаган халык хәтере, галиҗәнәп вакыт, гасырлар – иң югары сынау. Шушы сынауны узган камил әсәрләр генә безгә билгеле.
Халык иҗаты – иң югары зәвык, осталык, югары әдәплелек һәм чын патриотлык. Үз милләтенең хәзинәсен белгән, кадерен аңлаган һәм яраткан кеше генә башка млләт сәнгатен аңлый һәм хөрмәт итә. Шул сыйфатлар дөньяда дулсык һәм тынычлык нигезе булып тора. Безнең төп максатыбыз – дуслык тудыру”, - диде ул.

Лима Кустабаева фестиваль-конкурста биреләчәк төп призны да күрсәтте. “Казан сөлгесе" фестиваленең төп бүләге – осталар чиккән татар сөлгесе. Казан сөлгесе зур мәгънәгә ия. Беренчедән, сөлге – матурлык билгесе. Икенчедән, ак төс – чисталык, пөхтәлек билгесе. Өченчедән, мәхәббәт билгесе дә, чөнки кызлар яраткан егетләренә бүләк өчен кыш буе матур сөлгеләр чиккәннәр. Фестивальнең исеме дә “Казан сөлгесе” дигән татар халык җырыннан алынды”, - ди ул.

Лима Кустабаева сүзләренчә, фестивальнең төп кунагы – Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры. “Казан нуры” оркестры, аның солистлары бездә беренче елны катнашкан иде, хәзер алар ел саен кунак буларак чакырулы”, - дип сөйләде ул.

  • Конкурсның гамәлгә куючылары һәм оештыручылары: Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, «Сәйдәш» мәдәни үзәге.
  • Бәйгедә 7 яшьтән алып балалар һәм олылар катнаша ала. Фестиваль-конкурс программасы сайлап алу һәм лауреатларны, дипломантларны билгеләү турларыннан тора. Берничә яшь категорияләргә бүлеп сайлау каралган: 7-10 яшь (балалар), 11-14 яшь (яшүсмерләр), 15-22 яшь (яшьләр), 23 яшь һәм өлкәнрәк (зурлар).
  • Фетиваль-конкурсның номинацияләре: халыкчан җырлау (соло), халыкчан җырлау (ансамбль), халык инструменталь музыкасы (соло, ансамбль), җыр һәм бию ансамбльләре. Һәр номинациянең катнашучылары ике төрле әсәр башкарачак. Һәр номерның озынлыгы дүрт минуттан да артмаска тиеш. Катнашучыларның тәртибен жюри билгеләячәк.
  • Шулай ук фестиваль кысаларында мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү каралган. Педагогларга һәм коллектив җитәкчеләренә сертификатлар тапшырылачак.
  • “Казан сөлгесе” фестиваль-конкурсы 30 августта Татарстан Республикасының бәйрәме көнендә җиңүчеләр катнашында зур гала-концерт белән тәмамланыр дип көтелә.

 

Фото: Солтан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X