Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәттә видеокамералар ярдәмендә җинаятьләр ачыкланган [+ФОТО]

Хокук бозу профилактикасы буенча ведомствоара комиссиясендә сүз күбрәк тәртип саклау пунктлары эшчәнлеге һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү турында барды.

Шушы көннәрдә район башлыгы Айрат Хәйруллин район активлары белән берлектә хокук бозулар буенча зур утырыш уздырды. Шәһәрдә һәм районда тәртипне саклау, хокук бозу очракларын киметү буенча башкарылган эшкә нәтиҗә ясап, район башлыгы иң элек «Куркынычсыз шәһәр» проекты эшчәнлеге белән таныштырып узды. Агымдагы елда әлеге проект кысаларында районда барлыгы 886 видеокамера урнаштырылган һәм аларга була 24 җинаятьне фаш иткәннәр, тагын 170 административ эшне тикшергәннәр.

Тәртип саклау җәмәгать пунктларының соңгы елларда ачылуы полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеген күпмедер дәрәҗәдә яхшы якка үзгәртүен дә ассызыкладылар киңәшмәдә. Районда бүген дистәдән артык ТОСлар белән бер урында урнашкан шундый пунктлар бар. Биредә участок полицияләре белән берлектә профилактик эш алып барыла. Агымдагы елда, мисал өчен, 2000 нән артык имин булмаган гаилә һәм исәптә торган 4223 кеше тикшерелгән. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очракларын киметү буенча да ел әйләнәсе эш алып барыла.

 

Агымдагы елда төрмәдән чыгучылар арасында хокук бозу очраклары 15,9 % ка, ә автотранспортларны урлау очраклары 28,6% ка ук кимегән.

http://almet-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев