Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Үләселәрен төштә күрдем (язмыш)

    Бер ел эчендә ике баласын югалткан Сания апа язмышы турында әнә шулай ди. Якын кешеләрен югалту моның белән генә бетми, аңа әле тагын ике киявен дә соңгы юлга озатырга туры килә. Мин аны төштә күрдем Сания апа үзенең язмышын сөйләсә дә, кайсы районныкы икәнен күрсәтергә кушмады. "Кешеләр кызгансын өчен түгел,...

    Бер ел эчендә ике баласын югалткан Сания апа язмышы турында әнә шулай ди. Якын кешеләрен югалту моның белән генә бетми, аңа әле тагын ике киявен дә соңгы юлга озатырга туры килә.

    Мин аны төштә күрдем
    Сания апа үзенең язмышын сөйләсә дә, кайсы районныкы икәнен күрсәтергә кушмады. "Кешеләр кызгансын өчен түгел, кайгыларга да түзеп була икән, дисеннәр өчен эчемне бушатам. Балачагымда мин дә бик бәхетле кызчык идем. Без гаиләдә икәү үстек. Абыем белән бик дус идек. Тик ул кыска гомерле булып чыкты. 16 яшендә суга батып үлде. Әти-әнинең бар таянычы, юанычы булып мин калдым. Шуңа да аларны гел кадерләп яшәдем. Ирем Габ­денур белән гаилә коруым да әти-әнием хакына булды. Алар­ның сүзен тыңлап дөрес эшлә­гәнмен: ирем бик тә әйбәт кеше булып чыкты, - ди Сания апа. - Гаилә коргач, читкә чыгып китмәдек. Әти-әниләрдән ерак түгел йорт салып чыктык. Габденурның әтисе күп­тәннән бакыйлыкка күчкән иде. Аның әнисен үз яныбызга алдык. Матур гына яшәдек. Бер-бер артлы өч балабыз туды. Барысына да исемнәрне әнкәй кушты. Олы кызым - Гөлфирә, икенчесе - Гөлси­нә, улыбызны Идрис дип атадык. Әнкәй бу сабыйларны үзе­неке итеп үстерде. Минем әти-әнием дә гел ярдәм итеп торды".
    Матур гына гомер иткәндә, Сания апаның әтисе урынга егыла. Шул ятуыннан башка тормый ул. Табиблар йөрәк авыруы диләр. Шулай итеп ике кодагый бергә яши башлый. Өлкәннәрнең авыр яшьлек еллары үзен сиздерә. Башта Сания апаның каенанасы Бәдәргә инсульт була, ике елдан үз әнисе дә урынга егыла. Әбекәйләр тиз генә бирешми. Каенанасы алты ел тилмереп, әнисе унбер елдан соң гына дөнья куя. Ул арада Габденур тракторга кысылып, гарип кала. Табиблар, бу кеше булмас инде, диләр. Әмма бер аяклы, бер куллы Габденур ныгый, терелә. Аны тәрбияләү дә Саниягә эләгә.
    "Иремне югалтсам, нишләр­мен, дип алдан да елый идем. Тик тәкъдирне бернишләтеп булмый. Бер ел эчендә яралары ачылып, Габденурым яман чир белән авырый башлады. Алты айдан артык ятты. Ә аннары якты дөньядан китеп барды. Ул чакта балаларның үз тормышы иде инде, мин бө­тенләй ялгыз калдым", - ди Сания апа. Кызлары әниләрен шә­һәргә чакырып карый. Әмма Сания апа гына беркая да китми. Балалар үстергән оясында яшәп кала. Тик кайгы-хәсрәт җиле кабат тәрә­зәләрен кага шул алар­ның.
    Матур гына эшләп йөргән чагында Гөлфирәсе, эче авыртканнан зарланып, табиб чакырта. Алар килгәндә, сукыр эчәге шартлаган була инде. Бер яктан караганда гап-гади кебек тоелган операциядән Гөлфирә айнымыйча үлеп китә. Аның ике баласы кала. Сания апа баласын югалтуны бик тә авыр кичерә. "Кы­зымның салкын җир куенына иңдерелүен күргәч, бөтенләй аңымны җуйганмын. Ашларын уздырган вакытта укол гына ясап тордылар", - ди ул. Тик аның күрәселәре моның белән генә бетми әле. Гөлфирәнең елы көнне йөрәк өянәгеннән сеңлесе Гөлсинә дә үлеп китә. "Табыннарны бергә әзерләдек. Киленем дә шунда иде. Гөлсинәнең авырыйм дип зарланганы булмады. Ул көнне дә берни сиздермәде. Йөрәгенә җыйгандыр балам. Туганы үлгән көнне ул да китеп барды, - ди Сания апа. - Мин бит бу хәлләр буласын алдан сизендем. Бервакыт төш күрдем. Авызымдагы ике тешемне алып ташладым".
    Күп итеп дога укыдым
    Шушы хәсрәтләрдән соң улы Идрис гаиләсе әнисе янына кайтып төпләнә. "Бала хәсрәтеннән дә авыры юк икән. Юләрләнәм дип торам. Ярый янымда онык­ларым булды. Шуларга карап юандым. Кайгыларымны басар өчен күп итеп дога китаплары укыдым", - ди ул. Әмма Сания апа ишеген тагын кайгы җиле шакый. Бу юлы кызларының ашын уздырырга җыенганда, кияве Мансурны югалталар. Аңа инфаркт була. Әнисез үскән ике бала әтисез дә кала. Мансурның үлеменнән соң күп тә үтми, олы кияүнең туган ягыннан куркыныч хәбәр килә: "Рамилне ток суккан". Тагын баласы ятим кала. Бу вакытта улы өйләнгән, кызы кияүдә була инде.
    80 яшен тутыручы Сания апаның бар терәге булып улы белән килене кала. "Адәм баласы моның кадәр кайгыларга түзә аладыр, дип уйламый идем. Үз башыңа төшкәч, түзәсең икән ул. Сабырлыкларга да өйрәнәсең. Хәзерге яшьләр түзеп тормый. Кирәкмәгән эш эшлиләр. Үзенә килгән кайгыларны бер сынау дип кабул итәргә өйрәнсәләр, тормышта җиңел булыр иде. Бар да, Ходай кулында. Ә без, аны узып, берни эшли алмыйбыз, - ди Сания апа. - Ул күтәрә алмаслык кайгы бирми".
    Тагын киләбез әле
    Дөньяң түгәрәк булсын өчен акча кирәк, дип уйлаучылар нык ялгыша. Ак яулыклы әбиләребез әнә шулай ди. Аларча, бәхет ул - үз-үзең белән килешеп яшәү, булганына шөкер итү, авырлык­ларга елмаеп карый белү. Күптән түгел Казанга әнә шундый татар әбиләре килеп китте. Балык Бистәсенең Олы Елга авылы әбиләре Дания апа Хөснетдинова, Маһруза апа Габидуллина, Асия апа Сафиуллина тормыштан тәм табып яши белүчеләр икән. Аларның нечкә юмор хисе фотоларына караган һәрбер кешене елмайта, җиңеллек бирә. Әбиләргә сәяхәт бик ошаган, киләсе елга тагын киләбез, зарланырга яратучыларның борынына чиртәбез әле, дип әйткәннәр ди.

    Гөлгенә ШИҺАПОВА
    Ватаным Татарстан

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: