Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров: Татарстан авыл хезмәтчәннәренә ташламалы кредитлау каралган

«Министрлык тарафыннан бер заемщикка кредит күләме 600 млн сумнан да артмаска тиеш дип билгеләнгән», — диде министр.

Татарстан авыл хезмәтчәннәренә еллык ставка 1 проценттан 5 процентка кадәр булган ташламалы кредитлау каралган. Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта шулай дип хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, кредитның процент ставкасын кайтару өчен 2020 елга каралган субсидияләр барлыгы 572,6 млн сум тәшкил итә. Шул исәптән, үсемлекчелеккә — 289,5 млн сум, терлекчелеккә — 51,6 млн сум, сөт терлекчелегенә — 116,1 млн см, кече хуҗалык формаларына — 109,9 млн сум, продукция эшкәртүгә — 5,4 млн сум.

«Министрлык тарафыннан бер заемщикка кредит күләме 600 млн сумнан да артмаска тиеш дип билгеләнгән», — диде Марат Җәббаров.

Министр әйтүенчә, вәкаләтле банклар тарафыннан Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына 12,2 млрд сум күләмендә 52 заявка килештерелеп җибәрелгән. Федераль министрлык 9,1 млрд сумлык 121 кредитны хуплаган һәм биргән.

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев