Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров:быел шикәр чөгендерен җыю буенча эш югары дәрәҗәдә оештырылган

Татарстан Республикасында 105 мең га мәйданда көнбагыш җыеп алынган, бу барлык мәйданның 88%ын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда көнбагышны җыю озакка сузылды. Җыелмаган көнбагыш кырлары Азнакай, Түбән Кама, Югары Ослан районнарында бар әле.

Ашлык кукурузын җыюга килгәндә, Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, бүгенгә ул 45% мәйданда, ягъни 20 мең га җыеп алынган, суктырылган уңыш 104 мең тонна тәшкил итә. Тагын 25 мең га мәйданда җыясы бар, иң күп мәйдан Әлки, Зеленодольск, Алексеевск, Югары Ослан районнарында җыелган.

Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шикәр чөгендерен җыюның барышы турында сөйләде.

Шуны әйтергә кирәк, шикәр чөгендерен җыю төгәлләнеп килә. Тагын 1,6 мең гектар җыясы бар. “Быел шикәр чөгендерен җыю эше югары дәрәҗәдә оештырылган, - диде Марат Җәббаров. - Моңа һава торышы да, шулай ук инвестицион компанияләрнең кызыксыну күрсәтүе һәм оешканлыгы да ярдәм итте”. Бүгенге көнгә 47,6 мең га мәйданнан 2,1 млн.тонна җыеп алынган, уңдырышлылык - 440 ц/га. Шикәр чөгендере - югары керемле культура, диде министр.

Эшкәртү заводларына планлы рәвештә шикәр чөгендере ташыйлар. 960 мең тоннадан артык чөгендер ташылган. Заводлар тәүлеккә 14 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртәләр. 107 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Шикәр чыгышы - 15,8(узган елга карата үсеш 1%).

Туфракны көзге эшкәртү турында Марат Җәббаров түбәндәгеләрне хәбәр итте:туңга сөрү 1,7 млн. га мәйданда башкарылган, ягъни барлык күләмнең 94%ында. Аларның яртысы тирәннән эшкәртелгән. “30 район хуҗалыклары туңга сөрүне төгәлләделәр. Спас, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Лаеш, Зеленодольск, Кукмара районнарында фаразланган мәйданнарның 90%тан артыгы сөрелгән. Мондый темпларда аларга әле тагын бер атна вакыт кирәк булачак”, - диде ул.

Министр сүзләренә караганда, тагын 20-30% мәйданда туңга сөреләсе җирләре калган проблемалы өч район арасында түбәндәгеләр бар: Әлки районы – 6 мең га, Әгерҗе районы -14 мең га, Югары Ослан районы - 10 мең га.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы республикада авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую һәм ремонтны оештыру эшләренең барышы турында хәбәр итте. Шулай итеп, 9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр техниканы саклауга куюны һәм көзге-кышкы ремонтны оештыруны тикшерү планлаштырыла, ремонтлаучыларның эш шартларына аерым игътибар биреләчәк. Кышкы чорда 11 мең трактор, 2800 комбайн һәм авыл хуҗалыгы машиналарының 80%тан артыгы төзекләндереләчәк. Запас частьләргә ел саен 3,5 млрд. сумга якын акча тотыла.

 "Хуҗалык һәм агрохолдинг җитәкчеләреннән, ремонтны арзанайту максатларында, бөтен паркта үз вакытында дефектларны ачыклауны, заказлар урнаштыруны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен җылы көннәрдән мөмкин күбрәк файдаланып калуны сорыйм, - диде Марат Җәббаров.

Узган чәршәмбе көнне идарә башлыклары һәм инвесторлар катнашында минераль ашламалар сатып алуны кызыксындыруга субсидияләр бирү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан агымдагы елда бу максатларга өстәмә акчалар бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Бу субсидиягә бу елның 1 гыйнварыннан 15 ноябренә кадәр бер гектарга кимендә 35 кг ашлама сатып алуын раслаган һәм агрохимия тикшеренүләренең 5 еллык циклын үтәгән авыл хуҗалыгы оешмалары дәгъва итә ала. Әгәр беренче шарт әлеге бюджет ярдәмен алу шарты булса, гектарга 50 кг  ашлама туплау төп индикатор булып тора, шуның 40 килограммы – үз акчалары исәбенә. Бу индикаторны үтәмәгән хуҗалыкларга карата санкцияләр кулланылачак. Икенчесе - стационар эретмә төеннәрен булдыру өчен югарырак коэффициент каралган. Эретмә төеннәре үзләренең нәтиҗәлелеген практикада исбатладылар. Алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән таләпләргә туры килергә тиеш».

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев