19 октябрь 2020 яңалыклары
-
Камил Сәмигуллин җомга намазын 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды
«Чир йогудан шикләнгән кардәшләргә исә, фарыз намазын укып, сәлам биргәннән соң, кайтып китүе хәерле булыр, дип уйлыйм», — ди мөфти.
-
Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләрне дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим иттеләр
Республика Министрлар Кабинетының 208нче карары нигезендә өлкән яшьтәге кешеләргә үзизоляциягә китәргә киңәш ителә.
-
Татарстанлылар цифрлы һөнәргә өйрәнү өчен бушлай укуга дәүләттән сертификатлар алырга мөмкин
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан шәхси цифрлы сертификатлар программасына керде. Программа «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында 15 октябрьдә эшли башлады.
-
«Ак Барс»ның күчмә уеннарында Данис Зарипов катнашмый, турнирга өч яшь капкачы бара
Бүген, 19 октябрьдә, «Ак Барс» хоккейчылары «Сибирь» командасына каршы уйнаячак. 21 октябрьдә безнең хоккейчыларны — «Амур», ә 23 октябрьдә — «Барыс» командалары белән очрашу көтә.
-
Татарстанның Студентлар отрядлары «Тоталь диктант» та үз белемнәрен исбатладылар»
17 октябрь-бөтен дөнья буенча меңләгән кеше «Тоталь диктант» халыкара акциясендә катнашып, үзенең грамоталылыгын тикшерү һәм чираттагы тапкыр рус теленең, аның кыенлыгына карамастан, бөек һәм могҗизалы булуын исбатлау көне.
-
Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны йөздән артып китте
Республикада коронавирус инфекциясеннән тагын өч үлем очрагы теркәлде.
-
Татарстанда мәктәпләр һәм балалар бакчаларына 1,5 мең хезмәткәр җитми
Бүген педагогик кадрлар белән тәэмин ителеш 95 процент тәшкил итә.
-
2020 елда Татарстан «Мәдәният» проекты буенча 170 миллион сумнан артык акча алачак
Акча мәдәният йортлары, театрлар һәм китапханәләрне яңартуга тотылачак.
-
Татарстанда бер миллионга якын кеше салым ташламаларына өметләнә ала
Ташламалардан пенсионерлар, I һәм II төркем инвалидлар, хәрбиләр, чернобыльчеләр һәм күп балалы гаиләләр файдалану мөмкинлегенә ия.
-
Марат Җәббаров:быел шикәр чөгендерен җыю буенча эш югары дәрәҗәдә оештырылган
Татарстан Республикасында 105 мең га мәйданда көнбагыш җыеп алынган, бу барлык мәйданның 88%ын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
-
Татарстанда күп балалы гаиләләр салым түләү өчен 31 млн сум күләмендә ташлама алды
Ташламалардан 46 мең кеше файдаланды.
-
Татарстанда «Хатын-кызлар хезмәтен саклау: хокуклар һәм гарантияләр» темасына республика кайнар линиясе узачак
Ул сишәмбе көнне 20 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр узачак.
-
COVID-19 белән авыручылар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренең стажы ике тапкыр арттырып исәпләнәчәк
Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2020 елның 6 августында кабул ителгән 1191 номерлы карары буенча коронавирус белән зарарланган яисә авыру йоктырган дигән шикле пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренең агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәрге чорда хезмәт стажы махсус тәртиптә исәпләнә. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган бер көн алар өчен ике тиешле хезмәт көне итеп исәпләнә. Бу хакта медицина хезмәткәрләренә Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.