Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бер миллионга якын кеше салым ташламаларына өметләнә ала

Ташламалардан пенсионерлар, I һәм II төркем инвалидлар, хәрбиләр, чернобыльчеләр һәм күп балалы гаиләләр файдалану мөмкинлегенә ия.

Татарстанда бер миллионга якын кеше милек салымы түләү өчен салым ташламаларыннан файдалана. Россия Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2нче камераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Елена Корчагина «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Тулаем алганда, бездә салым ташламаларыннан бер миллионга якын кеше файдалана. Алар буенча салым ташламалары күләме 1 миллиард сумга якын тәшкил итә. Өстәвенә, салым түләү буенча йөкләмәләрен үти торган барлык салым түләүчеләрнең саны 2,2 миллионга җитә», - диде Корчагина.

Мисал өчен, мондый ташламалардан пенсионерлар, I һәм II төркем инвалидлар, хәрбиләр, чернобыльчеләр һәм күп балалы гаиләләр файдалану мөмкинлегенә ия. Салым түләүчеләргә салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми, салым хезмәткәрләре алар турындагы мәгълүматларны Пенсия фондыннан һәм социаль яклау органнарыннан ала.

Ташламалы категорияләрнең тулы исемлеге белән Россия Федераль салым хезмәтенең www.nalog.ru сайтындагы «Милек салымы буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат» бүлегендә танышырга мөмкин. 

Фото: архив/Солтан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев