Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда мәктәпләр һәм балалар бакчаларына 1,5 мең хезмәткәр җитми

Бүген педагогик кадрлар белән тәэмин ителеш 95 процент тәшкил итә.

2021 елга, алдагы елларга да, Татарстанда мәктәпләр һәм балалар бакчаларында кадрларга ихтыяҗ ел саен 1,5 мең кеше тәшкил итә. Бу хакта Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу ихтыяҗ югары һәм урта һөнәри белем учреждениеләрен тәмамлаучылар, яңадан әзерлек үткән педагоглар хисабына каплана. Ул бүгенге көнгә педагогик кадрлар белән тәэминат 95 процент булганын әйтте.

«Хәзер Татарстанның мәгариф системасында 65 меңнән артык педагогик хезмәткәр, шул исәптән, 12 меңнән артыгы авыл җирлегендә эшли. Бу 31 процент тирәсе тәшкил итә. Өч еллык стажы булган укытучылар 7,5 процент тәшкил итә. Укытучыларның уртача яше — 47. Мәгариф системасында эшләүчеләрнең 16 проценты — пенсия яшендәгеләр», — диде Илсур Һадиуллин.

Министр соңгы биш елда яшь укытучылар саны арта баруын билгеләп узды. «Ел саен мәгариф системасына 1 меңләп кеше килә. Республикада остазлык мәктәбе дә киң таралган», — диде.

Фото: gossov.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев