Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов авылда терлек асраучы кешегә ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтте

“Яшәү чыганагы кирәк икән, авылда иң җайлы ысул – мал тоту”, - диде ул.

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов авылда терлек асрау – шөгыль ягыннан да, керем ягыннан да беренче урында дип саный. Бу хакта ул бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

“Авылда эш юк, дигән сүзгә мин күңелем белән риза түгел. Авылда терлек асрап, яшәп була, әлегә. Дөрес, ул бик гади, бәлки соры хезмәттер. Ниндидер романтикасы да юктыр, тирән канәгатьләнү дә бирмидер, бәлки. Әмма сиңа яшәү өчен чыганак кирәк икән, керем булдыру өчен, шөгыль ягыннан караганда, иң җайлы ысул – мал тоту. Мөмкин авылда төзелеш материаллары җитештерү белән шөгыльләнергә дә, төрле хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә, сәнәгать материаллары җитештерү белән дә эшләргә була”, – диде министр.

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы министры буларак, авыл кешесенә күрсәтә торган ярдәмнәрне дә кабатлап узды.

“Без фермерлык хәрәкәтен башлап җибәрү, гаилә фермалары программасы, микрофермалар программасы бар дип әйттек. Инде терлек алам дисең икән, ул терлегеңә тоткан чыгымнарга субсидия бирелә. Бу - терлеккә хезмәт күрсәтә торган чыгымнарны каплау өчен ярдәм итү. Шушы максатта әз генә киңәергә теләгән хуҗалык бар икән, җитәкләп шушы ярдәмне күрсәтәбез. Аңа беренчел башлангыч капитал белән булышырга без әзер”, – диде Марат Әхмәтов.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев