Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәртеннекеләр

Шәҗәрә - буыннар чылбыры

Гармунчылык каян килә?

Театр  сәхнәсендә мылтык эленеп торса, ул кайчан да бер атарга тиеш булган  кебек, өйдә гармун бар икән, аның төймәләренә тәпи  йөреп киткән баладан алып, барысы да кагылачак. Тавышына әсирләнгәннәр үзләре дә көй  чыгара башлый. Дөрес,  колагыңа  аю басканнарны әлеге музыка коралы тыңламаячак. Ә менә нәсел агачлары Мәртен авылында тамырланган Ваккказовларның күбесе  гар­мунны  үзләренә яшьтән  җиңел буйсын­дыр­ган. Гармунчы икәнсең,  син сәхнә  ке­шесенә  дә әйләнәсең. Сабада Вакказов­лар эшләгән оешмаларда мәдәни чаралар, Мәртен авылы бәйрәмнәре  алардан башка  узмый. Ә Фәнил, Илшат Вакказовлар республика тамашачысына да яхшы таныш. Сәләтләре исеме фамилияләренә  әйләнгән бабаларыннан килә. Вакказ Галиев 1888 елда Мәртен авылында туган. Ул күпне   күргән, Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан кеше. Әсирлеккә төшкән. Хезмәтче итеп тоткан бай аны үз иткән, хәтта өй­ләндерергә дә теләгән. Вакказ  солдат, Франциядә яшәп  калу мөмкинлеге булса да, ничек  кирәк  алай туган ягына  кайткан. Колхозлашу чорында башлап йөргән, бригадир да иткәннәр үзен,  ферма  мөдире дә.  Шуның өстенә, менә дигән гармунчы булган. Авыл өлкәннәре  Вакказ бабайны әле дә тирән хөрмәт белән  искә ала.

 Алма агачыннан ерак төшми

Вакказ бабай биш балага әти була. Өч  кыз: Бибиҗамал, Кадрия (окоп  казыганда салкын тидереп 22 яшендә үлә) һәм Рәшидә (2023 елда вафат булды).  Олы улы –  1924 елгы Ибраһим теттереп тальянда  уйнаган. Аның осталыгына әтисе  үзе дә сокланып туя алмаган, мине дә  уздыра, бу малай, дия торган булган. Ватан  сугышына да тальянын уйнап китә һәм хәбәрсез югала.  Икенче  улы – 1929 елгы Гәрәй гомере  буе тракторда  эшли, районда алдынгылыкны  бирми.  2011 елда Вакказовларга  “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшыру  тантанасында  катнаштым.

“Уналты оныгым, дүрт оныкчыгым бар. Авылыбыз Мәртен әле  гөрләргә тиеш”,– дип куанычын белдергән иде авылның кайчандыр 200 эш аты белән  күмәк  хуҗа­лыкка берләшкән чакларын да онытмаган Гәрәй  абый.

Язманың тулы вариантын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев