Саба таңнары

Машинаны сабый белән бергә эвакуацияләгәннәр

Казанның Мәскәү базарыннан эчендә 6 айлык бала белән Hyundai автомобилен эвакуацияләгәннәр.

Эвакуация хезмәте вәкилләре сабыйны машинаның кара тәрәзәләре аркасында күрмәгән. 30 градуслы кызуда баласын машинада калдырган өчен машина хуҗасына әни вазыйфаларын тиешенчә башкармаган өчен штраф яный.
Машинаны паковка кагыйдәләрен бозган өчен эвакуацияләгәннәр. Автомобиль салонында бала булуы турында машина хуҗасы махсус стоянкага килгәч, 30-35 минуттан гына билгеле була. Башта әни кеше берничә минутка бәдрәфкә киткән идем дип аклана. Әмма соңыннан кибеткә барганын таный.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 апрель 2018 - 14:57
    Астанада яңадан кыш җиткән
  • 20 апрель 2018 - 11:44
    Татар халкы каян килеп чыккан?
Ночной режим