Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Майның 18ендә 18 тулды: Алинә Заһитова туган көнен ничек үткәрә?

Татар кызы, фигуралу шууда барлык зур ярышларда җиңү яулаган Алинә Заһитовага бүген 18 яшь тулды.

 

Олимпия Уеннарында алтын һәм көмеш медальләр откан, дөнья чемпионы, Гран-при финалы һәм Европа чемпионаты җиңүчесе булып танылган спортчы бу вакыйганы ничек һәм кем белән бәйрәм итәргә ниятләве турында сөйләде.

«Гадәттә мин туган көннәрне бик уздырмыйм… Әмма хәзер үзизоляция, барыбыз да өйдә утырабыз. Туган көнемне гаиләбез белән бергәләп үткәрәчәкбез. Хәзер минем бөтен вакытымны уку ала, укытучылар белән сөйләшәм, һәр көн диярлек дәресләр. БДИга әзерлек тулы көченә бара. Яшермим, «бишле»гә генә укучы түгел мин. Бөтен уем спортта, укырга вакыт аз кала», – дип белдергән Заһитова «Беренче канал»дагы «Доброе утро» программасы эфирында.

Олимпия чемпионы бүген ул берәр кисәк торт ашаячак, чөнки баллы ризыкларны бик ярата икән. “Үзизоляцияләү вакытында бозда күнегүләр ясап булмый. Форманы тоту җиңел түгел. Шуңа күрә ризыкта үзеңне тагын да ныграк чикләргә туры килә», – ди ул.

Узган ел Олимпия чемпионы спорт карьерасын туктатып торуы турында игълан итте. Фигуристканың якыннары сүзләренчә, ул уку һәм имтиханнар аркасында шундый карар кабул иткән. Узган атнада исә Заһитова кабат Россия җыелма командасы составына әйләнеп кайтты.

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев