Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МЧС хезмәткәрләренә хезмәт хакын күтәрү өчен 12 млрд сум бүлеп биреләчәк

Россия Президенты әйткәнчә, быел аларның хезмәт хакы якынча 24 меңгә кадәр күтәреләчәк.

2019 һәм 2020 елда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру өчен Россия бюджетыннан 12 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры элемтәдә сөйләде.

“Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында вазгыять яхшылардан түгел. Соңгы берничә айда без министр Евгений Зиничев белән бу хакта күп тапкыр сөйләштек. Карар кабул ителде: быел МЧСка 4,3 млрд сум бүлеп бирәчәк, бу – хезмәткәрләргә хезмәт хакын 24 мең сумга кадәр күтәрергә мөмкинлек бирәчәк”, - диде ул.

Россия Президенты киләсе елга министрлык хезмәткәрләренә тагын 8 млрд сум бүлеп биреләчәген әйтте. “Димәк, хезмәт хакы 32 мең сумга кадәр артырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев