Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәдәният министрлыгы грантын алу өчен балалар IT-хакатоны игълан ителде

«IT-хакатон - CULTURE OUTSIDE BORDERS» республика конкурсы игълан ителде. Ул 2021 елда мәдәният өлкәсендә IT-проектларны гамәлгә ашыручы яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантын алуга тәкъдим ителде.

"Хакатон балаларның мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кызыксынуларын стимуллаштыру, балаларда заманча цифрлы җитештерү күнекмәләрен үстерү, мобиль һәм веб-кушымталар эшләү күнекмәләрен үстерү, укучылар тарафыннан IT технология юнәлеше буенча проект эшчәнлегендә иҗади потенциалны һәм белемнәрне гамәлгә ашыру өчен өстәмә һөнәри компетенцияләр алу максатыннан оештырыла», - диелә ТР Мәдәният министрлыгы хәбәрендә.

Хакатонда 3-5 кешедән торган командалар катнаша ала. Анда катнашу өчен 13-17 яшьлек Россия гражданнары һәм чит ил гражданнары чакырыла.

Положение

Фото: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев