Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Меркель Россиягә Дөнья чемпионаты вакытында килергә мөмкин

Россиягә килү сәяси максатларда кулланылырга мөмкин, дип әйткән ФРГ канцлеры.

Германия канцлеры Ангела Меркель Дөнья чемпионаты вакытында Россиягә килү мөмкинлеге турында әйткән. Бу хакта Ангела Меркель сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

ФРГ канцлеры сүзләренчә, бу аның принципларына каршы килми. Моннан тыш, әлеге сәфәр сәяси максатларда кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, Россия ягы белән сөйләшүләр өчен.

“Дөнья чемпионатын уздыру Россиягә тәкъдим ителде, үзебезнең командага уңышлар телибез”, - дип әйткән ул.

  • Футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиядә 14 июньнән 15 июльгә кадәр уза. Мундиаль уеннарын барлыгы 11 шәһәр кабул итәчәк. Казанда Франция – Австралия (16 июнь), Иран – Испания (20 июнь), Польша – Колумбия (24 июнь), Көньяк Корея – Германия (27 июнь) матчлары, шулай ук сигездән бер (30 июнь) һәм дүртән бер финал (6 июль) уеннары узачак.

Фото: https://pixabay.com | fantareis

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев