Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөфти Равил Гайнетдин Россиядә тагын алтмышлап мәчет төзергә кирәк дип саный

"Зур бәйрәмнәр вакытында бер мәчет тирәсендә 150 мең кешенең җыелуы шәһәр халкы өчен кыенлыклар тудыра", - ди Россия Мөфтиләр шурасы рәисе.

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Россиядә тагын берничә дистә мәчет төзергә кирәк дип саный. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Сүз, һич югы, бөтен илгә 50-60 мәчет төзү турында бара. Мәскәүдә 200 гыйбадәтханә комплексы төзелеше программасын искә алсак, бу алай ук күп түгел", - дигән ул җомга көнне "Известия" газетасында чыккан интервьюда.

Башкала җитәкчелеге мәгълүматларына сылтама белән Равил Гайнетдин, бүгенге көндә Мәскәүдә даими, шулай ук вакытлыча яшәүче 3-4 миллион кеше  ислам динен тота, диде. Шул ук вакытта бөтен Россия буенча мөселманнар өчен сигез меңнән аз гына күбрәк яңа төзелгән яки яңадан ачылган мәчет бар.

"Әгәр без бөтен ил буенча алты мең яңа гыйбадәтханә төзесәк, 1920 ел дәрәҗәсенә җитәр идек. Гәрчә ул вакытта Россия империясенең мөселман халкы Россия Федерациясендәге саннан күпкә азрак булган булса да. Ачыктан-ачык әйтәм: хәзер без шулкадәр мәчетләр төзүне финанс яктан күтәрә алмыйбыз", - диде мөфти.

Дини лидер әйтүенчә, зур бәйрәмнәр вакытында бер мәчет тирәсендә 150 мең кешенең җыелуы, чыннан да, шәһәр халкы өчен кыенлыклар тудыра. "Әгәр дә дини йортлар җитәрлек булса, дин тотучылар районнар буенча бүленәчәк", - ди ул.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев