Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф министрлыгы математикадан БДИ нәтиҗәләре кайчан билгеле буласын әйтте

Имтиханны тапшыру өчен, 100 баллы шкала буенча, кимендә 27 балл җыярга кирәк.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының математикадан профиль дәрәҗәдәге БДИ нәтиҗәләрен Россия Федерациясе субъектларына 13 июньнән дә соңга калмыйча тапшырачаклар. Бу турыда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нәтиҗәләрне игълан итү 18 июньнән дә соңга калмаячак, диелгән әлеге хәбәрдә.

1 июньдә Россия мәктәпләрендә барлыгы 421 269 укучы математикадан профиль дәрҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы бирде. Имтихан эше 19 биремнән торды. Аларны чишү өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелгән иде.

  • Имтиханны тапшыру өчен, 100 баллы шкала буенча, кимендә 27 балл җыярга кирәк.

Фото: https://pixabay.com | Pixapopz

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев