Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәмәгать судьялары – халыкка иң якыны

Россия суды системасында җәмәгать юстициясе яңалык түгел. Аның барлыкка килү еллары патша Россиясе чорына барып тоташа һәм 1864 елда Александр II үткәргән суд реформасы нәтиҗәсендә ул институт актив эшләп китә.1866 елның 17 маенда Петербургта һәм Мәскәүдә җәмәгать судьялары беренче тапкыр эшли башлый. 1886 елда Сенатның “Мировой учреждениеләрдә эш башкару кәгазьләренең акрын йөрешен тизләтү чаралары турында”гы Указы чыга.

Шуннан соң җәмәгать судларының  язмышы җиңел булмый.  1889 елда  Россия империясенең  күпчелек территориясендә закон буенча  җәмәгать  судлары урынына  суд-административ билгеләмәләре (земство башлыклары,  шәһәр  судьялары, губерна җыелышлары)  кертелә. Алар суд һәм  административ властька да ия булалар.  Административ  функцияләр өстенлек итә. 

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң җәмәгать судлары бетерелә, шуннан 80 ел үткәннән соң гына ул бердәм суд системасы буларак янә яңартыла. 1998 елның 11 ноябрендә “Россия Федерациясендә җәмәгать судлары турында” Федераль закон кабул ителгәч бөтен Россиядә суд участоклары барлыкка килә һәм җәмәгать хөкемдарлары билгеләнә. Әлеге закон җәмәгать хөкемдарларының хокукый статусын һәм суд участокларының чикләрен билгели. Татартсанда җәмәгать судлары турында закон 199 елның  17 ноябрендә кабул ителә, әлеге документ  суд  участокларынбулдыру һәм  бетерү тәртипләрен, җәмәгать судьяларының вазифаларын, җәмәгать суды аппаратының штат расписаниесен, учреждениенең  структурасын, шулай ук  финанслануын, матди-техник тәэмин ителешен билгели. Әлеге закон нигезендә җәмәгать судлары үз вазифаларына Татарстан  Республикасы  Югары  Суды тәкъдиме белән, Татарстан Республикасы  квалификацияле судьялар коллегиясенең   заключениесен исәпкә алып Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан  сайланалар.  Татарстан  Республикасының “Татарстан  Республикасында суд  участоклары һәм җәмәгать судьялары вазифалары турында”гы 31 май 2000  ел Законы нигезендә Татарстанда 188 суд  участогы төзелде һәм  аларга тиешле  сандагы җәмәгать судьялары билгеләнде. Җәмәгать судьяларының 688 кешедән торган аппарат тәэмин итә. Саба  районы ике  суд  участогына бүленеп,  җәмәгать  судьялары итеп Айгөл Шәймәрданова һәм Руслан Нәбиуллин билгеләнгән. Икесе дә суд эшләрендә күп катнашкан тәҗрибәле юристлар.

Узган елларда дөнья юстициясе иң кирәкле суд эшчәнлеге институтларының берсе булды. Җәмәгать хөкемдарларының эше үтә дә катлаулы һәм җаваплы. Ул һөнәри тирән белем, зур тәҗрибә һәм таләпчәнлек таләп итә. Саба районы җәмәгать судьялары быел 2500дән артык эш карадылар. Бу  эшләрдә аппараттагы башка  хезмәткәрләрнең  дә өлеше  зур.  Эшне карый башлаганчы күп вакыт һәм көч таләп иткән әзерлек эше алып барырга  кирәк.  Бу эшләрдә  җәмәгать судьяларына суд  участоклары консультантлары Алсу Гыйльманова, Раилә Вахитова,  суд утырышы  сәркатибе  Гөлфия Гатауллина, канцелярия хезмәткәрләре Рәзифә Гатиятуллина, Диләрә Сираҗетдинова ярдәм итә. Алар хезмәтеннән башка кешеләрне   судка  чакыру, утырыш беркетмәсен   язу, суд  төгәлләнгәннән суд материалларны рәсмиләштереп  язу мөмкин түгел. Җәмәгать судьялары сәркатипләре  әлеге  вазифаларны  җиренә җиткереп намус белән башкаралар.  Судка кеше бозылган хокукларының кабаттан торгызылачагына ышанып мөрәҗәгать итә. Ә бу гаять мөһим һәм җаваплы да. Суд участогына килүчеләр сдендларда суд документлары үрнәкләре белән урнаштырылган мәгълүматтан файдаланырга, шулай ук әлеге җәмәгать судьясы каравындагы теге яки бу суд эшләрен карап тикшерү көне һәм вакыты турында мәгълүмат алырга хокуклы.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев