Мич башында ятып икмәк пешми
Укытучы, энергетика белгече, нефтьче. Быел республикадагы һөнәри уку йортларына керергә теләүчеләр арасында иң зур кызыксыну уяткан белгечлекләр әнә шулар. Бу уку елында техникумнарда барлыгы 18 мең 770 бюджет урыны бүлеп биреләчәк. Кайбер белгечлекләр буенча бер урынга сигез кеше дәгъва кыла хәтта.
Һөнәри уку йортларына документлар кабул итүнең үзенчәлекләре турында Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр. Бүген республикада 97 һөнәри уку йорты бар. Аларның 86сы дәүләт оешмасы исемен йөртә. "Техникумнарда белем алучы барлык студентларның 96 проценты дәүләт карамагындагы һөнәри уку йортларында укый, - диде Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов. - Былтыргы уку елының ахырында алынган мәгълүматларга караганда, әлеге тармакта 67 мең 551 егет-кыз исәпләнә". Быел 23 мең 500гә якын студент техникум ишеген ачып керер, дип фаразлана. Бюджеттан тыш белем алучыларны да исәпкә алган очракта, әлбәттә.
Министр урынбасары әйтүенчә, техникумга керергә теләүчеләр саны елдан-ел арта. Хәер, бу аңлашыла да. Элегрәк вузга керә алмаучылар һөнәри уку йортына китсә, хәзер вәзгыять тамырдан үзгәрде. Бүген тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы егет-кызларның яртысыннан артыгы тегүче, эретеп ябыштыручы, слесарь кебек эшче һөнәрләрне сайлый. Моңа әллә ни аптырамыйлар да. "WorldSkills" чемпионаты эшче һөнәрләрнең абруен бермә-бер күтәрде. Андрей Поминов сүзләренә караганда, быел 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар арасында да техникумны сайлаучылар күбрәк булачак, дип көтелә. Ашыгырга да киңәш иттеләр.
10 августта өстәмә кабул итү имтиханнары таләп ителә торган юнәлешләр буенча документлар теркәүне төгәллиләр. Мәсәлән, җырчы, архитектор, рәссам, биюче булырга хыялланучыларга кагыла бу. Калганнарга исә 15 августка кадәр вакыт бирелә. Министр урынбасары шуны да искәртте: уку йортларында бюджет урыннары калган очракта, быел документларны алдагы еллардагы кебек 1 октябрьгә кадәр генә түгел, ә 25 ноябрьгә кадәр кабул итәчәкләр. "Солдаттан кайтучыларга яки былтыр аттестат алмаган балаларга быел документларын китерү мөмкинлеге биреләчәк", - дип аңлатты Андрей Поминов.
Техникумнарда буш урыннар калуы шикле, әлбәттә. Һөнәри уку йортын сайлаучылар арту белән беррәттән, аерым белгечлекләргә дәгъва кылучылар саны да арта. Документлар тапшыру өчен алда әле тагын ике атна чамасы вакыт булса да, бүген техникумнарда конкурс узган ел дәрәҗәсен куып тоткан да инде. Ә кайберләрендә узып та киткән. "Аерым белгечлекләр буенча бер урынга сигез кеше документ тапшырган", - диде министр урынбасары. Бюджет урыннарына керергә теләүчеләргә кытлык юк, дип тә ассызыклады. Узган ел мәктәпне "бишле"гә тәмамлаган 39 бала техникумга укырга керсә, быел андыйлар саны 19ны тәшкил итә. Тагын сигез егет-кызның аттестатында бер генә "дүртле" бар. Тик бу соңгы сан түгел. Документлар кабул итү эше дәвам итә. Мәктәптән соң кая укырга барырга дип баш ватучыларны тагын бер нәрсә белән кызыксындырдылар: вузлар белән чагыштырганда, һөнәри уку йортын тәмамлаучылар арасында эш эзләп табучылар күбрәк икән. "Яшь белгечләрнең 90 проценты техникумны тәмамлаган елны ук эшкә урнаша, - диде министр урынбасары. - Аларның яртысы үз һөнәрен сайлый". Монысы да күрсәткеч!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев