Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мичәндә су асты көймәсендә хезмәт итүче диңгезчеләр көнен зурлап бәйрәм иттеләр

Су асты көймәсендә хезмәт итүче диңгезчеләр көне уңаеннан мәктәбебездә күңелле чара уздырылды.

Очрашуга үзебезнең физик тәрбия укытучысы, моторист-диңгезче булып хезмәт иткән Рамил Мостафинны чакырдык.

Укучылар физика дәресендә алган белемнәренә өстәп, су асты көймәсенең тарихы, аның йөзү шартлары белән таныштылар.

Су асты көймәсенең тарихы Англиядә 1620 елның томанлы бер иртәсендә башлана. Бу көннәрдә голланд врачы Ван Дреббель карап торышка сәер генә бер җайланма - тире белән тышланган агач кисмәк эчендә беренче тапкыр Темза суы төбенә төшә. Бу кисмәк-корабль Англия короленең сарай әһелләре өчен билгеләнә. Сунарларда йөрүләрдән, балларда, турнир-бәйгеләрдә күңел ачудан тәмам туюлары җиткән сарай кешеләре болганчык Темза төпләрендә юаныч тапмакчы булганнар.

XVIII гасыр башында үзлегеннән өйрәнгән рус остасы Ефим Никонов кызыклы гына "яшертен судно" ясый. Замандашларының сүзенә караганда, бу судно, дошман флотилиясенә сиздермичә генә якын килеп, хәрби корабльләрне батыра алган. Гадәттән тыш бу көймә сынауларны уңышлы үткән. Ләкин су асты көймәсе белән кызыксынган Петр I үлгәч, Никоновны оныталар.

"Безнең көннәрдә су асты көймәләреннән тыныч максатларда да файдаланалар. Мәсәлән, диңгез тирәнлекләрен өйрәнү, балык ресурсларын билгеләргә, махсус су асты телевизоры ярдәмендә көймә диңгез төбен өйрәнү эшләрен башкара. Бу исә балык тоту өчен генә түгел, файдалы казылмалар эзләү өчен дә әһәмиятле",- дип аңлатылды балаларга.

Кичә барышында II сыйныф укучыларының "Моряклар биюе" дә алкышланды. Бәйрәм кунагы Рамил Мостафинның солдат хезмәте юллары белән таныштык. Ул хәрби хезмәткә 1974 елда алына. Кронштадт шәһәрендә су асты көймәләре өчен мотористлар әзерләү курсын тәмамлагач, аны Төньяк Флотының Полярный шәһәрендәге зур дизель су асты көймәсенә билгелиләр. Моторист һөнәрен генә түгел, су асты көймәсенең башка нечкәлекләрен дә ничек үзләштерүен кунакның үзеннән сөйләттек. Әдрән диңгез, Гибралтар, Босфор бугазлары, Норвегия, Ак, Баренц диңгезләре һәм Төньяк Боз океаны киңлекләрен йөзеп чыгулары, Сурия һәм Югославия портлары аша үтүләре турында сөйләвен зур горурлык белән тыңладык. Флот командирының дүрт Мактау кәгазе дә Рамилның бик яхшы хезмәт итүе турында сөйли. Р.Мостафин Россия су асты флоты оешуга 100 ел тулу уңаеннан бирелгән флот ветераны медальләрен күкрәгенә беркетеп, мәктәп егетләрен хәрби хезмәт бурычын үтәүдән читләшмәскә чакырды.

Финә Сабирҗанова,

Мичән урта мәктәбе

физика укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев