5 апрель 2013 яңалыклары
-
9 яшьлек Чаллы малае Владислав Алексеев исән-имин табылган
Малайның югалганын белгәч, бөтен шәһәр полициясе аякка баса, аны 100гә якын волонтер эзли.
-
Адәм баласы михнәткә түзә, рәхәткә түзми [видео]
-
Саба урман хуҗалыгында яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшли дә, уңышка лаеклы өлеш керткәннәрне хөрмәтли дә беләләр
Моның шулай икәнлеге узган җомгада үткәрелгән хуҗалык алдынгылары слетында да ачык күренде.
-
Шәмәрдәндә күзгә уникаль операция ясалды: дөм сукыр пациент күрә башлады
Шәмәрдәндә районара күз хирургиясе үзәгенең ачылуына бер ел булды. Әлеге вакыйганы үзәктә офтальмологлар бик сирәк ясый торган уникаль операция белән истә калдырдылар.
-
Наталья һәм Диана - Татарстан өметләре
Казанда өстәл теннисы буенча 2000-2002 елгы кызлар-егетләр арасында "Татарстан өметләре" исеме астында узган турнирда (анда республиканың 19 район спортчысы катнашты) Сабаның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Наталья Бәйрәмова - I, Диана Ибнеева - II призлы урыннарны алдылар.
-
Айнур Хәнәфиев - кул көрәше буенча узган Бөтенрәсәй турнирында җиңүче
Чистайда кул көрәше буенча узган Бөтенрәсәй турнирында илнең 20 төбәгеннән иң көчле спортчылары җыелган иде.
-
Райондашыбыз Шәйдуллина Фәридә Илнар кызына ярдәм кирәк
2004 елда туганда каты имгәнү сәбәпле, Фәридәгә ДЦП (детский церебральный паралич) диагнозы куела. Хәзер аңа 8 яшь.
-
Мичәндә су асты көймәсендә хезмәт итүче диңгезчеләр көнен зурлап бәйрәм иттеләр
Су асты көймәсендә хезмәт итүче диңгезчеләр көне уңаеннан мәктәбебездә күңелле чара уздырылды.
-
Татарстанда алмагачларның һәм чия агачларының шаулап чәчәк атуы көтелә
Татарстанда алмагачларның һәм чия агачларының шаулап чәчәк атуы көтелә.
-
Сабаны 4 миллион төп Европа чыршысы, акацияләр бизиячәк
Кыш бирешергә теләмәгәндә, Лесхоз селекция орлыкчылык үзәгендә чын яз җитте.
-
Сабада 15 апрельдән 15 июньгә кадәр санитар чистарту икеайлыгы
3 апрельдә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов оешма-предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре, мәктәп директорлары, авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары белән агымдагы көнүзәк мәсьәләләргә багышланган киңәшмә үткәрде.