Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәмәрдәндә күзгә уникаль операция ясалды: дөм сукыр пациент күрә башлады

Шәмәрдәндә районара күз хирургиясе үзәгенең ачылуына бер ел булды. Әлеге вакыйганы үзәктә офтальмологлар бик сирәк ясый торган уникаль операция белән истә калдырдылар.

Тумышы белән Коми АССРның Воркута шәһәреннән булган 64 яшьлек Владимир Хома биш елдан артык күзләре начар күрүдән интегә. Томанлы шәүләләрне генә шәйли. Соңгы вакытта кан басымы нык күтәрелүдән бөтенләй диярлек күрми башлый. Февраль аенда кичергән грипптан соң авыруның хәле тагын да катлауланган. Ул дөм сукырга әйләнгән. Дөнья яктысын кабат күрү теләге аны Шәмәрдәнгә китергән.

Ә биредә соңгы вакытта сукырайганнарның иң якты хыяллары чынга аша. Бер ел эчендә үзәктә 3 меңнән артык кеше диагностика үткән, 500дән артык операция ясалып, күпләрнең күрү сәләте яхшырган, күрмәгәннәр күрә башлаган. Бирегә күрше-тирә районнардан да, Киров өлкәсеннән, Мари Иле, Чувашия Республикаларыннан да киләләр. Күзләре ачылган кешенең кичерешләрен сүз белән генә аңлатырлык түгел, идарәче Алинә Бәшированың әйтүенә караганда, күпләр куанычын тыя алмыйча, табибларны кочаклап үбә дә башлый хәтта.

Операция алдыннан В.Хома да иң яхшыга өметләнүен белдерде. Бүлек мөдире, хирург-офтальмолог Искәндәр Бәшировның әйтүенә караганда, аның ике күзе дә глаукомалы, эренле җәрәхәт тә булган бер күзе соңгы биш елда бөтенләй күрми. В.Хоманың ясалачак операциянең уникальлеге күрмәгән ике күздән бер күрә торган күз ясаудан гыйбарәт иде. "Пациентның үзе өчен бернинди роль уйнамый башлаган күз материалы безгә операциядә ярдәм итәчәк. Икенче төрле әйткәндә, без ике күздәге сүрүне коткарып калырга җыенган күзгә күчереп утыртачакбыз. Без, әлбәттә, уңай нәтиҗәгә өметләнәбез",- диде И.Бәширов. Мондый методика белән күзгә операцияне әлегә Россиядә берничәне генә ясаганнар.

Шәмәрдәндәге үзәктә менә шушы катлаулы бурычны хәл итүгә баш хирург-офтальмолог Александр Расческов алынды. Аңа бүлек мөдире Искәндәр Бәширов ассиссентлык итте. Шәмәрдәндә әлеге операцияне күз хирургиясе үзәге үзәген заманча җиһазлар белән тәэмин итмичә торып, ясау мөмкин булмас иде. Операциядән соң табиблар аның ни дәрәҗәдә уңышлы булуы турында хәбәр итәргә ашыкмадылар. Чөнки барысы да алдан уйланганча гына бармаган, көтелмәгән катлаулану да килеп чыккан. Кыскасы, нәтиҗәнең атна-ун көннән соң гына билгеле булачагы ачыкланды. Һәм менә безгә Алина Бәширова А.Хоманың күзләреннән бәйләвечләрнең алынуы һәм дөм сукыр пациентның яктылыкның шәйләве һәм хәрәкәтләнүче әйберләрне күрә башлавы турында хәбәр итте. Бу инде хирурглар алдан ук фаразлаган максимум нәтиҗәгә ирешелгән дигән сүз.

Операция ясаган табиблар моны бик яхшы күрсәткеч дип бәяли. Ике елдан соң үзәктә елына 5 мең операция ясый башларга ниятлиләр. Монысы инде лазер хирургиясенә күчү нәтиҗәсендә мөмкин булачак.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев