М.Шаһиәхмәтов: Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанда сайлауларны оештыруга югары бәя бирде
“Сайлауларга татарстанлылар зур кызыксыну белән килде”, - дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Татарстанда сайлауларны оештыруга югары бәя бирде. Бу хакта бүген Татарстан Иҗтимагый палатасы мәгълүмат-эксперт үзәге матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидһәт Шаһиәхмәтов җиткерде.
“Хәзер генә Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова җитәкчелегендә видеоконференция режимында киңәшмә төгәлләнде”, - дип сөйләде спикер.
Ул Татарстанда тавыш бирү тыныч үтте, дип белдерде. “Сайлауларга татарстанлылар зур кызыксыну белән килде”, - дип билгеләп үтте Мидһәт Шаһиәхмәтов.
Фото: Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев