Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МИН ЯР ТҮГЕЛ ӘЛЕ ТҮГЕЛЕН...

Мин яр түгел әле түгелен...

Без кермәдек әле яшьлек иленә,

Ни ул сөю? Әле белмибез.

Апа-абыйлар кебек серле генә

"Мин яратам Сине!" димибез.

Ә белергә сөюне... телибез.

Тик, шулай да, безнең күңелдә дә,

Бер-беребезгә карата нидер бар.

Балачакның гүзәл, сылу кызы

Булырсыңмы, миңа сөйгән яр?

Болыннардан җыйдым бәйләм чәчәк,

Яр дустыма бүләк итәргә.

Яшьлектә дә бергә кочар идек матурлыкны,

Озак микән әле көтәргә?

Эшләпәле гүзәл кызый, онытмассыңмы

Балачакның шушы мизгелен?

Бер үбимче, иңнәреңнән кочып,

Мин яр түгел әле, түгелен...

Зәмирә Сәмигуллина

2003 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев