Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мине беркем дә гафу итмәде»

Мин андый-мондый малай түгел инде, үзең дә беләсең ич, мин бер генә әйтәм, әйтсәм - үтим. Акчага да саран түгел инде, үзең беләсең. Кешене кеше итеп тоткан нәрсә акча түгел ич инде. Мин акчалы чакта да, акчасыз чакта да кеше - син моны үзең дә яхшы беләсең. Ну, кайчагында минем...

Вәт, шул акча кирәк булган өчен мин әллә ничә җирдә эшлим. Бер җирдә дә әйбәт түләмиләр. Бөтен әйбәт түләми торган җирләрне бергә җыйгач, әйбәт кенә акча килеп чыга. Аның каравы, бер җирдә дә әйбәт эшләргә кирәкми - аз-маз көч куйсаң җитә. Ну, заманы шундый инде, үзебез дә шундый. Вәт шул әйбәт түләми торган җирләрнең берсеннән бер мәлне әйбәт кенә премия язганнар. Күргәч, күз маңгайга менде. Бухгалтерга кереп кабат-кабат чутлаттым. Дөрес булып чыкты. Миңа. Ай ярымлык хезмәт хакы. Ун мең! Утыз булырга тиеш дисең инде син, юк алай түгел. Ну, син гәзит сүзе сөйләмә әле. Ун мең - и баста. Вәт шул премия дә кешене бәхетле итә ала икән.

Кайтып киләм. Кесә тулы - премия. Башта базар буендагы балалы хатын акча сорады. Бирдем. Балалы хатынга биш йөз дә жалкы түгел. Аннан соң икенче балалы хатын пәйда булды. Ну, аңа да жалкы түгел. Аннан өченчесе... Биш йөзлек юк иде, бер меңне биреп китәргә туры килде. Бер мең бирү белән акыл керде инде, акчаны бераз ваклатырга кирәк икән. Ваклатырга дип килгәндә, кибет алдында бер карчык очрады. Ә беләсеңме, ул гел минем әнигә охшаган. Икмәк алыр­га җитеп бетми, ди. Ну, әнине дә күптән күргән юк иде. Янына гел кайтырга акча җитеп бетми, вәт бирдем аңа. Әнигә охшаган карчыкка берни дә жалкы түгел. Бер мең бирәм дигән идем. Ялгыш биш­лек эләгеп киткән. Аның кулына күчкәч таныдым инде. Тик әнигә охшаган карчыкның кулыннан кире тартып алып буламыни?!. Ярый, инде... Дога да укып калды... Зато, минем бөтен туган-тумача оҗмахка эләгеп бетәчәк...
Акчаны ваклатып чыгуга, тагын бер карчык утыра. Анысы да әнигә охшаган. Әни бер генә булса да, аңа охшаган карчыклар шулкадәр күп икән. Ну, монысына ул кадәр үк бирмәдем инде. Шулай да, буш итмәдем. Дога укып калды. Догалары кабул булса, миннән дә баерак кеше булмаячак.

Арырак узуга, бер егет тәмәке сорады. Валлаһи-билләһи онытканмын бит тәмәке алырга. Ярый әле юл уңаенда сыерчык оясы бар икән. Шуннан алдым. Икене. Берсе үземә, берсе теге егеткә. Кызгандым инде бичараны, рәхәт тормыштан урам буенда сорашып йөрмидер ич яшь кенә көенә. Тагын бераз баруга, тагы кемдер очрады, аннан тагы...

Бу юлы метрода кайтмаска уйладым әле. Премия алган көнне дә җир астыннан йөреп булмый ич инде. Автобуска утырдым. И-и, матур икән безнең шәһәр җир өстеннән караганда. Әллә нәрсәләр төзеп куйганнар, әллә ниләр төзеп яталар. Телевизордан күрсәм, кайсы ил, нинди шәһәр икән, дип торыр идем. Танырлык та түгел, малай! Хәер, шулай булырга тиештер дә инде ул. Бер мин генә дә ун урында эшлим ич. Һәр кешесе шулай унар урында эшләсә, безнең ил баемый кем баесын инде?!
Шулай матур уйларга бирелеп барганда, кемдер иңемә кагылды:
- Гафу итегез...

Итәм, әлбәттә! Мин бүген бөтенесен дә гафу итәргә әзер. Юк, премия алган өчен генә дә түгел. Илем өчен дә, көнем өчен дә күңелем үскән вакыт.
- Гафу итегез, сез билет алмадыгыз, - дип дәвам итте минем ягымлы якты йөзем алдында бераз ятимсерәп калган тавыш. - Йә акча түләгез, йә киләсе тукталышта...

- О, сез дә мине гафу итегез... - дип кесәмә тыгылдым, һәм озак кына әле бер, әле икенче кесәмне актаргач, хәле бетеп тынган дулкын сыман, тагын өстәп куйдым. - Гафу итегез...

Вәт, шул, малай. Мине беркем дә гафу итмәде. Киләсе тукталышта төшеп калмагач, аннан арысында полиция машинасы килеп туктады. Аннан соң берничә тәртип сакчысы мине үзләренең машинасына кертеп утыртты. Озак тотмадылар анысы. Штраф салдылар да чыгарып җибәрделәр. Үзебезнең йорт янындагы рюмочныйга кереп чыгармынмы әллә дигән идем, хәзер кереп тормам инде. Ярый әле сине очраттым. Мин андый-мондый малай түгел инде, үзең дә беләсең ич, мин бер генә әйтәм, әйтсәм - үтим. Ну, акчага да саран түгел инде, үзең беләсең. Биреп тор әле бер йөз сум. Өйгә ипи белән сөт булса да күтәреп кайтыйм инде. Бәйрәм итсеннәр бер. Ни дисәң дә, премия алган көн ич.


Фото: job-smi.ru

Марат Кәбиров

http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев