Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Дворкович, Морозов, Овечкин һәм Фетисов белән хоккей уйнады [+фото-видео]

Хәйрия матчыннан җыелган акча Коломна балалар интернат-йортына тапшырылачак.

Кичә кич Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең башка сәясәтчеләре һәм танылган спортчылары белән "Чын күңелдән" дип аталган традицион хоккей матчында катнашты. Ул Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәрендә үтте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте Мәскәүдәге "ТНВ" телерадиокомпаниясе филиалына сылтама белән.



Бозга «Ковальчук-team» һәм «Козлов-team» командалары чыкты. Соңгы команда составында 99нчы номер астында Рөстәм Миңнеханов иде. Татарстан Президенты партнерлары - Вячеслав Фетисов, Вячеслав Козлов, Андрей Квартальнов һәм башкалар булды. Көндәшләр командасында Александр Овечкин, Александр Медведев, Илья Ковальчук, Алексей Морозов, Аркадий Дворкович һәм башкалар уйнады.

Матчка рәсми стартны РФ Премьер-министры урынбасары Аркадий Дворкович бирде.



Уен 12:11 хисабы белән «Козлов-team» командасы файдасына тәмамланды.

Уеннан кергән бар акча Коломна балалар интернат-йортына тапшырылачак.

(Алсу Исмәгыйлева әзерләде)

Видео с сайта prav.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев