Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Инстаграмда видео урнаштырып, Путинны туган көне белән котлады

Видеода төшкән казанлылар дәүләт башлыгына нык сәламәтлек һәм озын гомер теләгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның туган көненә багышлап төшерелгән видеода катнашкан. Видеокотлауны Рөстәм Миңнехановның Instagram аккаунтында карарга була.

«Хөрмәтле Владимир Владимирович! Татарстан сезне туган көнегез белән ихлас котлый һәм ватаныбызның чәчәк атуын тели», — дип мөрәҗәгать иткән Миңнеханов Россия дәүләте башлыгына.

 

Видеода төшкән казанлылар Россия Президентына 100 яшькә җитүен, энергияле булып калуын, шулай ук Twitter һәм Instagram социаль челтәрләрендә аккаунт ачуын теләгән.

«Юллар, парклар яхшыра. Без сезне кунакка көтәбез, Казанга килегез!», — дип чакырган видеокотлауда катнашучыларның берсе.

Бүген, 7 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путинга 68 яшь тулды. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев