7 октябрь 2020 яңалыклары
-
Мәгариф һәм фән министрлыгы: Татарстан мәктәпләре гадәти режимда эшләвен дәвам итә
Казанның кайбер мәктәпләрендәге берничә сыйныф кына ОРВИ аркасында карантинга ябылган.
-
"Мирас волонтерлары мәктәбе"нең икенче сезоны Казанның иреклеләр элитасын әзерләячәк
«Мәдәният» милли проекты буенча практик-теоретик курс Россиянең 10 төбәгендә старт ала һәм быел 2000 кешене колачлаячак.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 00 час. до 09 час. 8 октября 2020 г.
-
Миңнеханов Инстаграмда видео урнаштырып, Путинны туган көне белән котлады
Видеода төшкән казанлылар дәүләт башлыгына нык сәламәтлек һәм озын гомер теләгән.
-
Татарстан үзизоляция режимына кайтырга планлаштырмый
Татарстанда коронавирус белән авыручылар бераз артуга карамастан, төркем-төркем булып авыру барлыкка килү очраклары юк.
-
Лесхозда банан да, ананас та үсә
Быелгы көз җылы булды. “Әбиләр чуагы” да башка елларга караганда озагракка сузылды - сентябрьнең икенче яртысы-октябрь башында чын-чынлап җәйгә “кайтып килдек”. Бакча эшләре төгәлләнеп берникадәр хәл-әхвәл алгач, күңел белән кабат табигатькә тартыла башлыйсың. Җылы көннәр белән бер дә хушлашасы килми күңелнең, кояш нурларында ничек тә күбрәк иркәләнеп каласы килә. Без дә коллективыбыз белән уйлаштык та, җылы чакта урман шаулавын тыңларга, көзге төсләр балкышын күзәтергә дип табигать кочагына чыгып киттек.
-
Татарстанда укучыларга салкын тию аркасында, тугыз сыйныф укуны туктатты
Дүшәмбе көнне республика мәктәпләрендә температура һәм ОРВИ симптомнары аркасында 123 укучы дәресләргә кертелмәгән.
-
Район башлыгы булып та уйнаган
Узган шимбәдә Йосыф-Алан мәдәният йортында газетабыз хәбәрчесе, шагыйрь, мәзәкче Данил Галләмовның иҗат кичәсе узды.
-
Татарстан кырларында рапс җыю төгәлләнеп килә
Республикада рапс, ашлык кукурузы, көнбагыш, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыю дәвам итә.
-
1 декабрьгә кадәр түләргә
Федераль салым хезмәте идарәсенең районара инспекциясе 1 декабрьгә кадәр милек салымнарын түләп бетерергә кирәклеген искәртә. Моңа җир, транспорт салымнары, физик затларның милекләренә салым, салым агенты тарафыннан тотып калынмаган НДФЛ керә. Салымнарны “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасы, Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы “Физик затлар өчен шәхси кабинет” аша, шушы ук сайттагы “Уплата налогов и пошлин” сервисы ярдәмендә, бердәм дәүләт хезмәтләре порталы, түләү терминаллары, банк һәм почта бүлекчәләре аша түләргә мөмкин.
-
Сораулары җитди, җаваплар уңай
Кичә районда эшмәкәрләрне Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев кабул итте. Аңа үзенең сорауларын җиткерергә 6 эшмәкәр язылган иде. “ЕвроАкцент” җәмгыяте директоры Сергей Красавин озак срокка ташламалы займ яки субсидия алу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте.