Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район башлыгы булып та уйнаган

Узган шимбәдә Йосыф-Алан мәдәният йортында газетабыз хәбәрчесе, шагыйрь, мәзәкче Данил Галләмовның иҗат кичәсе узды.

undefined

Авыл кешеләрен кузгаткан мәдәни чараны Хәниф Тимербаев оештырды һәм алып барды. Йосыф-Алан, Калатау халкы бик төгәл икән: сәгать 7 туларга 5 минут калганда, залда санаулы гына тамашачы булса, билгеләнгән вакытта клуб эчендә утырырга урын калмаган иде. Барысы да авылдашларын хөрмәт итеп кил­­гән. Данилның тормышы барысына да яхшы таныш. Унике яшендә әнисез, 10ны тәмамлаганда әтисез калган егет, шәһәргә кит, дигән үгетләргә карамыйча фермага эшкә килә һәм хезмәте белән канатланып, шигырьләр дә яза башлый. Илһамны туган ягының ямьле табигате дә бирә, билгеле. Ул иҗатка кереп китүе турында 5 ел элек болай дигән иде: “Шигырь язу белән мавыгып киттем дә, берничәсен редакциягә алып килдем. “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Газиз абый Нәбиуллинның ялда вакыты булгандырмы, аның өенә барырга тәкъдим иттеләр. Остазым шигыремне укып чыкты да, мә, егет, кызыңның куен кесәсенә салып куй, дип кулъязмамны кабат үземә тоттырды. Аңа карап язудан туктамадым, билгеле. Иҗатымны дәвам иттем”. Әйе, егет күңелен төшереп, каләмен ташла­мый. Район газетасында аның йөзләгән шигыре һәм хезмәт сөючән авылдашлары турында күпсанлы мәкаләләре басылып чыкты. Бригадирлыкка күчеп, гел халык арасында йөргән Данил ишеткәннәрен мәзәк хәлләр итеп тә яза башлады. Инде газетада басылып чыкканнары гына да йөздән артык.

undefined

Данил Галләмовны котларга Юлбат авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев, “Мишә дул­кыннары” берләшмәсе әгъ­­­залары, авылдашлары,­ хез­­­мәттәшләре, туганна­ры,­ якын­нары килгән иде. Алар­ шагыйрьгә иң изге те­ләк­ләрен җиткерделәр, иҗат уңышлары теләделәр. “Данил абый бик ярдәмчел, башкаларга булышырга әзер торучы кеше. Аны яратмасалар, кичәсенә зал тутырып килмәсләр иде. Сиңа сәламәтлек, иҗат уңышлары, киләчәктә шигырьләреңне, мә­зәкләреңне туплап ки­тап­ та чыгарырга язсын”,­ – ди­­де җирлек башлыгы.­ Райо­ныбызның үзеш­чән­ сән­­­гатьтә катнашучыла­­ры­ Мөдәррис Якупов, Зөл­­фия­ Зиннурова, Венера Хуҗина, Ренат Шамилов, Фирдәүсә Нәзирова, Фә­нү­зә Миңнебаева, Хә­лил Габ­дерәкыйпов, Таһир Ис­мәгыйловның баянына кушылып, иң матур җырларны башкардылар. Мәдәният йорты директоры Гөлнара Ма­­ликова да сүзсез калмады. Ул: “Мәдәни чара үткәрәсе булса, мин гел Данил абыйга мөрәҗәгать итәм. Ул башта ачулана, аннары “ярый” дип күнә. Аннан башка бер чара да үтми. Шигырьләре туып, көлдергечләре газе­­тада чыгып торсын”,– дип күңелендәге теләген җит­керде. “Данил абый әле безнең мәдәният тормышын да тарта. Артистлыгы да бар. Хәтерләсәгез, ул әле КВНда район башлыгы Рәис Нургалиевич ролен дә башкарды. Алкышлар аңа”,– дип дәвам итте Юлбат мәдәният йорты җитәкчесе Раушания Фәтхриева. Менә шулай бер кешегә әллә күпме иҗат ялкыны бирелгән. Данил авылының горурлыгы икән. Аның шигырьләре аша киләчәккә авылы тарихы сызылып калачак. “Гомер дигәнең, уйлап карасаң, бер мизгел генә шикелле. Авырлыклары хәйран булса да, матур узылган. Үкенечле түгел. Замананың болгавыр чорын да уздык. Авылда калган яшьләр ферманы да бетерттермәдек, балалар үстердек, йортлар салдык, 42 ел стаж белән вакытында пенсиягә чыга алдым. Шуңа да үземне бәхетлегә саный алам”,– дип сөйләде Данил үзе һәм туган ягына, авылдашларына багышланган шигырьләрен укыды. Җырлап та күрсәтте әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев