Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сораулары җитди, җаваплар уңай

Кичә районда эшмәкәрләр­не Татарстан Республикасы Пре­­зиденты ярдәмчесе – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев кабул итте. Аңа үзенең сорауларын җит­керергә 6 эшмәкәр язылган иде. “ЕвроАкцент” җәмгыяте директоры Сергей Красавин озак срокка ташламалы займ яки субсидия алу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте.

undefined

“ЕвроАкцент” сәнәгать мәйданчыганда резидентлар өчен каралган җитештерү мәйданчыгы төзергә җы­е­на. Хөкүмәт андый эшмә­кәр­ләргә булышлык итү мөм­кинлеген күздә тоткан. Хәзерге вакытта Министр­лар Кабинетының махсус программасы әзерләнгән. Җәм­гыять җитәкчесенә Та­тарстан Республика эшмә­кәрлеккә булышлык итү фонды аша “Төзелеш” программасы буенча парклар, сәнәгать мәйданчыклары биләмәсендә инженерлык инфраструктурасы, модуль биналар төзүгә 30 миллион сумга кадәр субсидия алу мөмкинлеге турында аң­латылды.

“Гафель” компаниясе хуҗа­сы Алим Галимуллин Лесхозда аспирантларга фәнни эшләр алып бару өчен биоинженерия кластеры булдыру идеясен ачып салды. Аңа бирелгән җаваптан күренгәнчә, быел җәй аенда Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстанда урман биотехнологиясе буенча фәнни кластер булдыру мәсьәләсенә кагылышлы киңәшмә үткәрелгән. Хәзер аның нигезләмәсе эшләнгән һәм структурасы булдырылган. Инде кластерда катнашучылар ачыкланырга һәм аның проекты эшләнергә тиеш. Урман хуҗалыгында биоинженерия кластеры булдыру IT кластерны үстерү стратегиясен эшләү зарури. Алим галимуллин соравы буенча Урман хуҗалыгы министрлыгына запрос бире­ләчәк.

undefined

Кабул ителүдә катнашу­чы­ларның сорауларына җа­вап бирүдә “Эшмәкәр­леккә булышлык итү фонды” микрокредит компаниясе генераль директоры Айдар Салихов, Икътисад, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министрлыклары вәкилләре катнашты.

“Кабул ителүдә булган эш­мәкәрләрнең барысын да алга таба үсеш, эшчәнлекне тагын да киңәйтү мәсьәләсе кызыксындыра. “Стартап” про­г­раммасына кагылышлы сораулар булды. Кызганыч­ка каршы, финанслар җитмә­ве аркасында әлеге программа вакытлыча туктатылган иде. Әмма кичә генә Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмә үткәреп, аграрий­ларга булышлык итү про­граммасының тагын бер елга озайтылачагын белдерде. Ягъни 2020 елда аларга тагын 13 миллиард сум күләмендә грант биреләчәк. Бу акча эш башлаучы фермерлар өчен дә көтеп алынган ярдәм булачак. Кабул итү йомгакларыннан чыгып, хәзер актлар залында эшмәкәрләр белән лекция форматында пандемия шартларында үзең­не тоту мәсьәләләренә багышланган очрашу үтә. Бизнес өчен монысы да мөһим”,– диде Фәрит Габделганиев журналистлар белән әңгәмәсендә. Гомумән алганда эшмәкәрләрнең кабул итүдә биргән сорауларының уңай хәл ителүе район икътисадында чагылыш табачак.

undefined

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев